“Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Кайбычка килде
Бүген Кайбычка эшлекле визит белән “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Камил Галиев килде.
Кайбыч чигендә аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каршы алды. Алар вертолеттан район басуларында кыр эшләре барышын күзәтте. “Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалынының Колаңгы янындагы шикәр чөгендере басуында булдылар. Анда әлеге җәмгыять филиаллары директорлары белән урып- җыю барышы хакында сөйләштеләр, уракны югалтуларсыз җыеп алу бурычы куелды.Иван Егоров Кайбычта кыр эшләре барышыннан канәгать булуын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев