«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге актив эшчәнлек алып бара
Борындыкта узган чара да күңелләрдә җылы хисләр калдырды.
«Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, ераклардан әнкәй җибәргән», дип җырлый-җырлый Борындык урманында мәтрүшкә җыйдык.
Ел саен үткәрелүче мәтрүшкә бәйрәменең Борындык җирлегендә үткәрелүе очраклы гына түгел. Чөнки мәтрүшкәнең оясы шунда. Урынын белеп барсаң, аны урак белән урып алырдай урыннар күп. Мәтрүшкә бәйрәме «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлегенең Борындык авыл җирлегендәге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина иницативасы белән оештырылды. Ул шулкадәр тынгысыз йөрәкле кеше. Бу очрашуны югары дәрәҗәдә оештыру өчен бик тырышкан.
— Район буенча шулкадәр кеше чакырып, мәтрүшкәне кирәгенчә җыя алмыйча китсәләр, миңа бик уңайсыз булыр иде. Шуңа да тормыш иптәшем Тәфкил белән бергә алдагы көнне үзебез генә белгән мәтрүшкәлекләрне карап чыктык. Бездә мәтрүшкә күп, Аллага шөкер. Эзләнә торгач, әле кеше кулы тимәгән урынга тап булдык. Ул урынны, ерактан ук күренеп торсын дип, ак кулъяулыклар белән тамгалап чыктык, — диде Зөлфия Сафиуллина.— Бу болыннардан әби-бабайлар, әти-әниләребез гомер-гомергә зәңгәр, сары мәтрүшкә җыйган, җир җиләге искиткеч күп була. Без дә кечкенәдән аларга ияреп үстек. Язмышым туган авылымнан аерылгысыз, шуңа да һәр җәем урманда уза. Монда мин белмәгән урын юктыр ул.
Гореф-гадәтләрне саклыйбыз, без аны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Менә шулай бергә җыелышып урманда йөрүләр безне тагын да берләштерә. Туган ягыбызның матурлыгына, табигый байлыкларына сокланып, табигать кочагында ял итеп, еллык энергия туплап кайтабыз. Бергә-бергә күңелле, үз күңелеңне үзең күрмәсәң, кем күрер икән!?
Авылыбызда яшәүче үзбәк дусларыбыз шушы очрашуга дип, корбан итеннән бер казан пылау пешереп бирде, самавырлар кайнап торды, коймаклар да пешереп килдек.
Зөлфия апаның кулыннан килмәгән эш юк. Ул бәйли, чигә, тегә, әллә ниләр ясый, бакчасы — үзе бер могҗиза. Борындык халкы күпләп әзерли торган йөзем чәен дә әзерләмичә калганы юк. Карлыган, җиләк яфраклары, мәтрүшкә, башка төр файдалы үләннәр, гөлҗимеш кушылган бу чәйне әзерләү иртә яздан башлана. Көзгә кадәр җиләк, карлыган яфракларының витаминнары кими, шуңа да аларны көзгә, гөлҗимеш өлгергәнчегә кадәр, апрельдә үк җыеп, туңдыргычта саклыйлар, аннары киптерәләр.
— Бу табигый, витаминнарга бай чәйне күп әзерлим, аны сораучылар күп. Узган ел Мәскәүдә яшәүче бер танышыбыз чәйне җиде мең сумлык сатып алды. Мин сату өчен әзерләмим, әмма чәйне сораучылар булгач, каршы килмәдем. Хезмәте күп бит, иш янына куш булыр, дип уйладым, — ди Зөлфия апа. — Элек без үскәндә хәзерге кебек дарулар юк иде бит.
Авырсаң, әни мәтрүшкә кушылган сөтле чәй, шомырт кайнатып эчерә иде. Хәзер шомыртны җыючы да юк. Файдалы үләннәр кулланудан тыш, мин, яшем олы булса да, велосипедта йөрим, файдасы әйтеп бетергесез зур.
Дүртенче тапкыр үткәрелүче бәйрәмне үткәрүдә «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева саллы өлешен кертә.
— Безнең оешманың эшчәнлеге киңкырлы. «Мәтрүшкә» бәйрәме җыр- биюләр белән бергә үрелеп бара. Туган телебездә җырлыйбыз, милли киемнәребезне киябез. Әлеге бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче Зөлфия Сафиуллинаның һәм мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдиновага рәхмәтем зур.
Шушы авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Галия Кайбицкая музее директоры булып эшләүче, Олы Кайбыч җирлегенең ветераннар советы рәисе Чулпан Камалиева да фикерләрен җиткерде.
—"Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, туган кырларымда тибрәлгән«, дигән җыр сүзләрен тыңлаган саен, тау битендә узган балачагым искә төшә. Үзем Олы Кайбычта гына яшәсәм дә күңел һәрвакыт туган авылымда. Ел саен мәтрүшкә бәйрәмендә авылдашлар белән очрашу үзе бер бәхет. Монда килүчеләрнең максаты мәтрүшкә җыюга гына кайтып калмый.
Матди якны кайгыртуга караганда, рухи байлык өстенлек итә. Чөнки монда килүчеләрнең һәрберсенең күңелендә моң, һәрберсе җырлый, табигать кочагына чыгулар безне тагын да ныграк берләштерә, коллективларны бергә туплый. Сәхрәләрдә йөреп, без бик күп позитив җыеп кайтабыз.
Казанда яшәп,
ялларын туган авылында уздыручы Гүзәл Хәмидуллина Кайбычтагы «Ак калфак» эшчәнлегенә югары бәя бирде.
— Бу оешма чакыруы белән былтыр да әлеге бәйрәмдә катнашкан идем. Эшчәнлекләре кәгазьдә генә түгел, чынбарлыкта чагыла. Туган якның тарту көче шулкадәр көчле. Шушы таулар, урман төшләргә кереп йөдәтә. Әти белән урманда җиләк, мәтрүшкә җыеп үскән бала бит мин, — ди Гүзәл апа. —Бүгенге чарада катнашучыларның күбесе өлкән яшьтә булса да, дәрт-дәрманы ташып тора безнең апаларыбызның. Мин пенсия яшендә инде дип, өйдә генә утырсалар, бер дә күңелле булмас иде. Хәрәкәттә — бәрәкәт, дип шулай актив яшәргә кирәк.
Олы Кайбычта яшәүче сәүдә ветераны Гөлшат Әхмәдуллина гармунын сузып җибәрүгә, кабат бар җиһанга җыр таралды. Бер яшьлектә, бер картлыкта диешеп, киләсе елга да шушы бәйрәмне уздырырга сүз куештылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев