“Ак калфак”ның Кошман авылы бүлеге активистлары  оешманың Яшел Үзәндә үткән күчмә утырышында катнашты
Хәбәрләр

“Ак калфак”ның Кошман авылы бүлеге активистлары оешманың Яшел Үзәндә үткән күчмә утырышында катнашты

Кайбычның"Ак калфак" оешмасы бүлекчәләре акрынлап төрле авылларда да оеша башлады.

Бу көннәрдә "Ак калфак"ның Кошман авылы бүлеге активистлары - Лилия Сафина, Гүзәлия Саттарова, Гөлшаһидә Сабирова оешманың Яшел Үзәндә үткән күчмә утырышында һәм "Иделаръягы мәшһүр шәхесләре эзеннән" дип исемләнгән сәяхәт-маршрутында катнашып кайтты. Аларның маршруты колачлы иде: Исак авылындагы ачык һавадагы музей-комплекс, Ачасыр, Кече Шырдан, Норлат һәм Акъегет авылларында булдылар, мәгърифәтче Каюм Насыйри һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Районыбызның актив хатын-кызларын "Ак калфак" оешмасында берләшергә, бергәләп эшләргә дәшеп калабыз!

“Ак калфак”ның Кошман авылы бүлеге активистлары оешманың Яшел Үзәндә үткән күчмә утырышында катнашт...

Нет комментариев