Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Ак мәчет”тә намаз уку теләгем тормышка ашты”,- диде Иске Чәчкабтан Илһамия ханым

Кайбычтан Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен муниципалитет махсус автобус бүлеп бирде. Иртәнге сәгать бишенче яртыда район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина җитәкчелегендә Олы Кайбыч авылы мәчете яныннан сәфәребезгә кузгалдык. Юлдашларыбыз арасында Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Салтыйган, Иске Чәчкаб, Багай, Бәрлебашы, Борындык авылларыннан да милләтәшләребез бар иде. Район башкарма комитеты...

Идел буе Болгарында 922 елда ислам дине кабул ителүгә, Болгар ислам академиясен ачуга багышланган чара иртәнге сәгать унда башланды. Анда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин катнашты. Илебез, республика шәһәр-районнарыннан гына түгел, чит илләрдән дә килүчеләр күп иде. Тантана Коръән сүрәләре уку белән башланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә килүчеләргә җылы теләкләрен җиткерде.
- Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне истәлекле тарихи вакыйга - Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм. 922 елда безнең бабаларыбыз ирекле рәвештә Ислам динен хөкүмәт дине итеп кабул иткән. Шушы җирлекне хәзер без күтәрәбез.- Әле "Кол Гали" кунакханәсен карап кайттык. Анда бик матур төзелеш эшләре бара. Быел тәмамлап булмасмы икән, дип уйлыйбыз. Бер ел элек Болгар ислам академиясенә нигез салынды. Бүген ничек итеп 1 сентябрьдә анда укыту эшен башлап җибәрү турында сөйләштек. Безнең бабаларыбыз шушы җирне, динне сайлаган икән, без традицияләрне, гореф-гадәтләрне сакларга тиеш, - диде ул.- Соңгы елларда "Яңарыш" фонды ярдәмендә бик күп эш башкарылды. Бу - Татарстанның теләсә кемне чакырып күрсәтә алырлык искиткеч җиренә әверелде. Иң мөһиме - бу эшләр барысы да ихлас күңелдән алып барыла, - дип, Президен Республика "Яңарыш" фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде.
Тантана барышында шулай ук, Минтимер Шәймиев, Тәлгать Таҗетдин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм башкалар мөселман кардәшләрне сәламләп чыгыш ясады. Тантанадан соң, Изге Болгар җыенында катнашучылар Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазын укыды.
Күптәннән инде изге Болгар җыенында катнашырга теләгем бар иде. Аллага шөкер, Ак мәчеттә һәм Җәмигъ мәчетендә намазлар уку турындагы хыялым тормышка ашты. Әлеге сәфәрне оештыручыларга Аллаһының рәхмәте яусын, - диде Иске Чәчкаб авылыннан Илһамия Нигъмәтҗанова.
Аның рәхмәт сүзләренә башкалар да кушылды.
- Минем бу җирләргә беренче тапкыр гына аяк басуым әле. Мондагы матурлык, төзелешләр, халыкның күплегенә таң калдым. Борындыктан Равил ага Бикмуллин белән бергә Җәмигъ мәчете янында республикабыз җитәкчеләре катнашында намаз укыдык, - диде Олы Кайбычтан Фирдәвес Әбүзәроров.
Болгар шәһәрлегендә җыен 1995 елдан бирле ел саен оештырыла. Берничә ел элек мин күргән изге Болгар җире хәзер зур үзгәрешләр кичергән. Икмәк музеен ачу тантанасында да катнашкан идек. Россия мөселманнарының Мәккәсе диләр хәзер аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ак мәчет”тә намаз уку теләгем тормышка ашты”, диде Иске Чәчкабтан Илһамия ханым