Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Альберт Рәхмәтуллин: «Кайбыч халкы алдында зур җаваплылык тоеп эшләячәкмен»

23 сентябрь Кайбыч районы тарихында истәлекле көн булып кереп калыр. Бу көнне дүртенче чакырылыш Кайбыч муниципаль районы Советының беренче утырышы үткәрелде.

Анда районыбыз башлыгы итеп кабат Альберт Рәхмәтуллин сайланды. Аның урынбасары булып моңа кадәр дә шушы вазифаны башкарган Рәмис Хәялиев эшләячәк.
Утырышта муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре, Кайбыч муниципаль районы башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү мәсьәләләре каралды. Анда район Советына яңа сайланган депутатлар, җитәкчеләр чакырылган иде. Рәмис Хәялиев алып барган утырышта Татарстан Президенты вәкиле, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин, ТР Пре зидентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абраров та катнашты.
– Хөрмәтле район Советы депутатлары, утырышта катнашучылар! Бердәм сайлау көнендә актив катнашуыгыз өчен сезгә һәм барлык сайлаучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тирән рәхмәтемне белдерәм,– диде Әкзам Гобәйдуллин. –Сайлау йомгаклары Татарстандагы социаль-икътисади үсеш курсының дөрес юнәлештә булуын тагын бер кат раслады. Республикадагы кебек, Кайбыч районы алдында да зур бурычлар тора. Максатка ирешү өчен абруйлы лидер – район башлыгы җитәкчелегендә эшләүче яхшы команда булдырырга кирәк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына Альберт Рәхмәтуллин кандидатурасын тәкъдим итәм. Район белән сигез ел дәвамында уңышлы идарә итеп, ул үзен оста, максатчан, җаваплы җитәкче итеп танытты, – диде ул һәм районның үсеш нокталары трында сөйләде.
Мөрәле авыл җирлеге депутаты Ринат Зиннәтуллин, Олы Кайбычтан депутат Гөлнара Сафиуллина да бу кандидатны хуплауларын белдерделәр, аның эшлекле якларына тукталдылар. Депутатлар Альберт Рәхмәтуллинны бертавыштан район башлыгы, урынбасары итеп Рәмис Хәялиевны сайладылар.
Район башлыгының Татарстандагы дәүләт телләре – татар һәм рус телләрендә яңгыраган антында мондый юллар бар иде: «Миңа йөкләнгән Кайбыч районы башлыгы вазифасын үтәгәндә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Конституцияләре һәм законнарын, Кайбыч районы Уставын үтәргә, район халкының тормыш хәлен яхшыртырга, аларның гражданлык хокукларын һәм иреген яклау өчен бөтен көчемне һәм белемемне куярга ант итәм».
Ант биреп, котлаулар кабул иткәннән соң, Альберт Рәхмәтуллин рәхмәтен җиткерде.
– Миңа ышаныч күрсәтүегез өчен бөтен район халкына, сайлаучыларга тирән рәхмәтемне белдерәм. Район җитәкчесе булу зур дәрәҗә генә түгел, җаваплылык та. Сезнең ышанычыгызны аклау өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Татарстан Рес публикасы Президентының ярдәмен тоеп, алга таба да уңышлы эшләрбез дип уйлыйм.
Район башлыгы яңа сайланган депутатларга, авыл җир лекләре башлыкларына да уңышлы хезмәт теләде. «Кайбыч районы файдасына бердәм команда булып эшләгәндә генә төбәгебезне тагын да үстерергә мөмкин булачак», – диде Альберт Илгизәрович.

Чын күңелдән!

Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров Альберт Рәхмәтуллин исеменә котлау телеграммасы җибәрде. Анда мондый юллар бар:
–Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Сезне Кайбыч муниципаль районы башлыгы вазифасына сайлануыгыз уңаеннан кайнар котлыйм.
Кайбыч халкының сезгә күрсәткән ышанычы иҗтимагый-сәяси тотрык лылыкны саклау һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуны тәэмин итү буенча җитди бурычлар куя. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз һәм актив тормыш позиция гез сезгә Татарстан Республикасында яшәүчеләр файдасына районның социаль-икътисади үсешенең уңай динамикасын дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Сезгә катлаулы бурычларны хәл итүдә зиһен, күңел күтәренкелеге һәм бу җаваплы вазифада яңа үрләр яулавыгызны телим.

Гөлнара Сафиуллина, районның баш врачы, депутат:
– Без Альберт Рәхмәтуллин ның сәламәтлек саклау өлкә сенә булган зур игътибарын тоеп эшлибез. «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге сәяси Советы утырышында ул: «Атларны кичүдә алыштырмыйлар», – дигән иде. Бу сүзләрне авыл җирлекләре башлыклары адресына әйтсә дә, ул аның үзенә дә кагыла. Ул район белән җитәкчелек итә башлаган сигез ел эчендә Кайбыч күзгә күренеп матурланды. Безнең төбәктә дә авылларны үстерүгә юнәлдерелгән программаларның барысы да аның ярдәмендә уңышлы тормышка ашырыла. Альберт Илгизәрович Кайбыч районының горурлыгы булган имәннәрдәй ныклы характерлы. Үзе дә вакыт белән хисап лашмыйча хезмәт куя, башкаларны да үз артыннан ияртә. Көчле командасы белән бер сулышта эшли. Энергияле һәм креатив җитәкче. Яшермим, эш вакытында төрлесе була. «Район башлыгы ике көнгә генә булса да мине алыштырса, бөтен эшебезне җайга салып китәр иде», – дип уйлаган чак ларым да була. Авыр вакытларда ярдәменнән калдырмый, киңәшләрен бирә, безгә гүя канатлар куя. Җитәкче вазифасы күп көч һәм үз-үзеңне корбан итүне таләп итә. Күпләр моны аңлап бетерми, җитәкчеләр рәхәттә яши дип уйлый. Еш кына гаиләгә, балаларга, туганнарга игътибар җитми. Альберт Рәхмәтуллинны алыштырырдай башка кеше күрмим һәм шуңа да аның кандидатурасын яклап тавыш бирдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев