Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Альберт Рәхмәтуллин: “Кайбычтагы һәр балага бәхет телим”

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан район баш-лыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Кадерле яшь дусларым, хөрмәтле әти-¬әниләр! Сезне ихлас күңелдән әлеге матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туган. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Рай-оныбыз данын төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда яклаган укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүчеләргә, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән ба-лалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекуннарга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез, уңышсызлыкларына борчыласыз. 1 июнь – җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә районда балалар Сабантуе уза. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылылыгы һәрчак аларны озата барсын, акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде.Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шатлык те-лим! Ә укучылар җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрсен!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев