Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез"

Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.

– Яңа елның һәр көнен хәрәкәттә үткәрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, - диде ул.-Чаңгы базасы , “Салават күпере” спорткомплексы, “Кайбыч” боз шугалагы эшли. Кышкы көндә бассейнда йөзү үзе бер рәхәт. Өйдә дә эш җитәрлек. Начар гадәтләрдән ераграк торырга кирәк, эчкечелекнең берәүгә дә файда китергәне юк. Ачык һавада мәдәни чаралар уза. 2021 елгы хезмәт елын әнә шулай ял итеп, көч-куәт туплап башлап җибәрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев