Алда – җитди имтиханнар
Кышкы каникуллардан соң ук районның барлык 11 класс укучылары сынау рәвешендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.
12 гыйнварда узачак имтиханда быел мәктәпне тәмамлаучы 124 укучы катнаша. Бердәм дәүләт имтиханнарын бу уку елында Олы Кайбычта түгел, ә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев