Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Алдынгылар арасында Кайбыч та бар

Татарстан Республикасында урман үсентеләренең санитар торышын яхшырту буенча эш алып барыла.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре белешмәләренә караганда, агымдагы елның 7 сентябренә 1,2 мең гектар мәйданда санитар-сәламәтләндерү чаралары уздырылган. Республиканың Баулы, Кайбыч, Мамадыш һәм Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыклары хезмәтчәннәре югары темпларда эшлиләр. 
Санитар-сәламәтләндерү чаралары урманнарны саклауның бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклап калу, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатында уздырыла. Татарстан Республикасында урман үсентеләрен агротехник эшкәртү дәвам итә.
Әлеге чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев