“Алдынгылар хәрәкәте” яшьләргә яңа юллар ача
Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлегендә сайлау үтте.
Бу сайлауда "Алдынгылар хәрәкәте«нең җирле бүлегенең район Советы рәисе сайланды. Хәрәкәт җитәкчесе Елена Краснова аның нәтиҗәләрен игълан итте. Мәктәпләрдә сайланган лидерлар арасыннан, яшерен тавыш бирү юлы белән, Олы Кайбыч мәктәбенең 9 класс укучысы Ксения Шулаева (рәсемдә) хәрәкәтнең район Советы рәисе итеп сайланды. Аның урынбасары итеп Борындык төп мәктәбеннән Резедә Гарәфиева билгеләнде.
Җыенда катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларны, остазларын сәламләде.
— «Алдынгылар хәрәкәте» ныклы адымнар белән яшәешебезгә кереп бара. Бу хәрәкәт 2022 елның 14 июлендә ил җитәкчелеге инициативасы белән барлыкка килде. Максат — яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү, ялларын файдалы итеп оештыру һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйм­мәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштыру, — диде Альберт Илгизәрович. — Яшьләребез илебез җитәкчелегенә шундый оешманың кирәклеген һәм аның барыбызга да хезмәт итәчәгенә инандыра алган. Хәрәкәтнең күзәтчелек советын илебез Президенты Владимир Путин җитәкли. Хәрәкәтнең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе булып тора. "Алдынгылар хәрәкәте«нең безнең райондагы җирле бүлеге рәисе итеп Елена Краснова сайланган иде. Ул да бу өлкәдә минем ярдәмчем. Елена Мансуровна үз эшчәнлеген актив башлап җибәрде.
Ул яңа сайланган район Советы рәисен тәбрикләде, һәр мәктәптән күрсәтелгән кандидатларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.«Алдынгылар хәрәкә­тенең җирле бүлеге» эшчәнлегенә бар яклап ярдәм итәчәген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев