Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Александр Иванов, «Август- Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:

– Хөрмәтле кайбычлылар!

Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар. Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакьлану ала. Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакьләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗерсавабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр. Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев