Әлфия Айдарская: Әнием халыкныкы иде, ул чын татар сандугачы булды
Хәбәрләр

Әлфия Айдарская: Әнием халыкныкы иде, ул чын татар сандугачы булды

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Кайтаваз. Сара Садыйкова» дип исемләнгән концерт узды.

Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская әнисе турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты.

«1 ноябрьдә әниемә 120 яшь тулган булыр иде. Шуңа күрә Мәскәүдә дә концерт куярга җыенабыз, шунда юл тотачакбыз. Әнием халыкныкы иде, ул чын татар сандугачы булды. Бер сүз белән әйткәндә, әнием бик көчле рухлы кеше иде.

Минем өчен бүгенге кичә — бик зур вакыйга. Моңа кадәр әниемнең концертларын оештыруда үземнең дә өлешем зур булса, бу юлы барысын да тулысынча яшьләр эшләде. Мин бик канәгать! Аларга олы рәхмәтемне җиткерәм! — диде ул.

«Кайтаваз. Сара Садыйкова» дип исемләнгән концерт турында тулырак «Интертат» сайтында Зилә Мөбәрәкшина язмасында укый аласыз.

 


Нет комментариев