Хатын-кыз ул тормышны, нәселне дәвам итү, бала тудыру, аларга дөрес тәрбия бирү өчен яратылган. Бөтен һөнәрләр арасыннан "Әни" һөнәре - иң җаваплысы. Чөнки өйдә әниләрнең ял көннәре, отпусклары, «больничныйлары» юк. Кайчагында хәтта чәй эчеп алырга да вакыт табылмаска мөмкин. Сабый йоклаган арада да күпме эш көтә: ашарга пешерү, өй җыештыру,...
Әйе, әни булу - ул зур бәхет. Һәм шул ук вакытта бик авыр, җаваплы эш тә. Бигрәк тә балалар күп, берсеннән-берсе бәләкәй булганда. Күп балалы әни дигәч, гадәттә, күз алдына тормыш мәшәкатенә чумган хатын-кыз килеп баса. Андыйларга ял җитмидер инде дип уйлый идем. Ләкин Гүзәл Гыйниятуллина белән очрашып аралашкач, бу уйларымнан кире кайттым. Балалары каралган, үзе дә матур ул, һәрвакыт елмаеп кына тора. Исеме җисеменә туры килә.
- Борындык кызы мин үзем. Кечкенә чагымда ук биш яки җиде бала табам дип әйткән сүзем бар иде. Әбием дә биш сабыйга гомер биргән. Апам белән икәү генә үскәч, күп балалы гаиләләргә кызыга идем. Шуңа күрә үземә чик куймадым, - диде Гүзәл. - Күп кеше мине диндә булгач бала төшертми, шуңа таба дип уйлый һәм нык хаталана. Безнең бер генә сабыебыз да очраклы рәвештә генә тумады, аларның һәберсе яратып, көтеп алынган.
Күп балалы гаиләләргә хас булганча, бу йортта да һәркемгә аерым бер җаваплылык йөкләнгән. Менә Ибраһим тавык-чебешне ашатып керде - бу аның көндәлек эше. Җәмилә аш бүлмәсендәге тәртип өчен җавап бирә, Хәбибәгә балаларны карашу йөкләнгән. Алар өчесе дә мәктәптә укый, Мөхәммәт белән Мәрьям өйдә, бәләкәй Йосыфка әле ике ай гына.
- Балаларның барысы да бертөрле инде ул, безнекеләрнең дә шукланган, шаярган, елаган чаклары була. Шулай да Аллаһы Тәгалә әҗерен бирә, шуңа сабыр итәбез, - дип дәвам итте Гүзәл. - Яшермим, бала карау - мәшәкатьле вазифа. Акча җитми дип бала тапмау - сәбәп түгел, сылтау гына, чөнки аларның барысы да үз ризыгы белән туа. Төп сәбәп - әнә шул мәшәкатьләрдән курку. Бер-ике баланы да җиңеллек белән үстермисең. Безне ул куркытмый, барасы җиребезгә барабыз, гаиләбез белән җәен Бәрлегә, кышын бассейнга йөрибез, табигатькә чыгабыз.
Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге - ир-ат, әти кеше. Итәк тутырып бала үстерү өчен йөрәк һәм теләк кенә җитми, ышанычлы ир дә кирәк. «Ата - беләк, ана йөрәк» дип борынгылар дөрес әйткән. «Күп балалы гаилә башлыгы булу җиңелме?» дигән сорау белән Дамир хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Белгәнегезчә, ул район мөхтәсибе буларак та хөрмәткә лаек кеше.
- Балалар күп булгач фәкыйрьлек килә, дип ялгышучы гаиләләр аз түгел. Һәр баланың ризыгын Аллаһы Тәгалә билгели, - диде ул. - Бала карау - үзе бер гыйбадәт. Беренче-икенче балаларны үстерүе җиңел түгел. Йокы да кала, ял да җитми кебек тоела, ата-ананың тәҗрибәсе дә аз була. Шуңа күрә күпчелек гаиләләр кабат бәби алып кайтырга курка. Ләкин алар күбәйгән саен, әлеге ритмга күнегәсең. Тормышны балалардан башка күз алдына китерә дә алмый башлыйсың. Тора-бара баланың елавына, төннәрен ашарга сорап уянуына да куанып, эчтән рәхәтлек кичерәсең. Иң мөһиме - авырмасыннар гына. Төнлә сабыйны имезергә, ашатырга тору тәһәҗҗүд намазын укуга киң. Балалар күбрәк булган саен сабырлыкка өйрәнәсең, янәшәңдәгеләргә генә түгел, бөтен кешелек дөньясына карата йомшыйсың.
Әңгәмәбезгә Гүзәл ханым үзе дә кушылды.
- Тормыш иптәшем бик тәрбияле, әйбәт кеше минем, шуңа күрә бер баланы табуга ук, икенчесен алып кайтасым килә. Дамир - сабыр, тыйнак, гаилә өчен акча да, вакытын да, көчен дә кызганмый. Ул-кызларыбызга бөтен уңайлыклар да тудырылган. Дамир үз куллары белән ишегалдында балалар мәйданчыгы ясады, өйдә спорт белән шөгыльләнү өчен швед стенасына хәтле бар, - диде Гүзәл. - Күптән түгел үземә «Гүзәлгә әйтегез әле, бүтән бәби тапмасын инде» дигән сүзне ишеттерделәр. Андыйларга, Ходай кушса, мин әле тагын алып кайтачакмын, дип әйтәсем килә. Безнең бер генә нәниебез дә очраклы рәвештә генә тумады. Беркемнән дә ярдәм сораганыбыз юк, мохтаҗлык кичермибез, балаларның һәрвакыт тамаклары тук, өсләре бөтен. Алар - яшәү мәгънәсе. Бәхетнең ни икәнен белү өчен әни булып карау кирәк. Әнә шул бәхетне татырга безгә табиб-акушерлар ярдәм итә. Район үзәк сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясендә эшләүчеләргә дә рәхмәтле мин. Үзләре дә әни булган медицина хезмәткәрләре һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Андагы тәртип, хезмәт күрсәтү, авырлы хатыннарга мөнәсәбәт искиткеч яхшы. Һәрбер хатын-кызга әни булу бәхетен татырга, үстергән балаларының игелеген күрергә язсын иде.
Ата йөрәге - таудан өлкән, ана йөрәге - диңгездән тирән, диләр. Шул кеп-кечкенә йөрәккә, күпме булуларына карамастан, балаларның барысы да, аларның шатлык-сөенече дә, борчу-сагышы да сыя. Кайгы-хәсрәтләрдән әрнемәсен, шатлык кына тоеп типсен иде ул.
Ләйсән Саттарова
Нет комментариев