Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җәмгыятебездә эшләүче барлык әниләр, лаек­лы ялдагы апа-әбиләр!

-

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры: 

Җәмгыятебездә эшләүче барлык әниләр, лаеклы ялдагы апа-әбиләр! Сезне чын күңелемнән матур бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм! Әни булу ул — зур бәхет һәм гаять зур җаваплылык, аруны белмәс хезмәт, балаларың турында фидакарь кайгыртучанлык. Ана мәхәббәте алыштыргысыз һәм чиксез. Ул безне көчлерәк итә, авырлыкларны җиңәргә этәргеч ясый. Шатлыкларыбызны уртаклашыр өчен дә, кайгыларыбыз белән бүлешергә теләп тә, без әниләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Һәм ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләребезнең җылы сүзе, назлы карашы, акыллы киңәше безгә бик кирәк. Әни — гаилә учагын саклаучы, балага тәрбия бирүче, җәмгыять эшләрендә актив катнашучы да.
Әниләр көне эшләгән бар яхшылыклары өчен кадерле кешебезгә чиксез рәхмәтебезне әйтергә мөмкинлек бирә. Күп кенә аналар илебездә булган өлешчә мобилизация кысаларында улларын Украинага махсус операциягә озатты. Аларга сабырлык телим.
Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, балаларыгызның хөрмәтен күреп яшәгез. Гаиләләрегездә мәхәббәт һәм татулык хакимлек итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев