Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ана – шәфкать диңгезе

Районда яшәүче барлык әниләр!

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

Районда яшәүче барлык әниләр! Бу бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен мөһим. Гомернең беренче көннәреннән үк әни — безнең төп терәк һәм таяныч. Бала тәүге адымнарын әнисе кулына тотынып ясый, аның ярдәме белән беренче сабаклар ала һәм әйләнә-тирә дөньяны таный. Олы тормышка аяк баскач та, әни яратуы безне җылыта һәм бар кыенлыкларны җиңәргә булыша, яхшылыкка өйрәтә, уңышка ирешү теләге уята. Ана булу — бөек хезмәт, зур җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итә. Кадерле әниләр, көндәлек хезмәтегез өчен һәм тормыш бүләк итүегез өчен рәхмәт сезгә! Бүген без илебез иминлеге сагында торучы солдат әниләре һәм хәрби операциядә катнашучы мобилизация буенча киткән якташларыбызның аналары, тормыш иптәшләре алдында башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез.
Бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим. Сезнең өчен рәхмәтләр, иң җылы сүзләр яңгырасын, ә балалар үз казанышлары белән сөендерсен, яратуларын һәм кайгыртуларын белдерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев