Андый-мондый хәл килеп чыкса, “112”не җыегыз
"112" хезмәте Татарстан Республикасында 2010 елның 1 маеннан бирле эшли. "112" бердәм номеры аша шалтыратулар стационар һәм кәрәзле абонентлардан тәүлек әйләнәсе кабул ителә. "112" хезмәте операторлары көн саен уртача биш мең шалтыратуны кабул итә.
Операторлар бәла урынына кирәкле барлык хезмәтләрне чакыра.
"112" хезмәтенә торак-коммуналь хуҗалыгына караган аварияләр яисә белешмә алу максатында шалтыратмасагыз иде.
Шалтыратучыларга киңәшләр:
- операторның җавап бирүен көтегез. Берничә сигналдан соң да оператор җавап бирмәсә, звонокны өзеп, яңадан шалтыратмагыз. Сезнең һәр шалтыратуыгыз киләсе звонок дип кабул ителәчәк һәм чиратның ахырына күчереләчәк, шуңа да бу хезмәт белән элемтәгә керү өчен күбрәк вакыт кирәк булачак.
- оператор җавап биргәч, үзегез белән таныштырыгыз, кем белән нәрсә булганын кыска һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирегез. Тынычлыкны саклагыз һәм ачык итеп сөйләгез.
- нинди бәла килүен һәм, белсәгез, ашыгыч ярдәм кирәк булган урынның төгәл адресын әйтегез.
- операторның барлык сорауларына кыска һәм аңлаешлы итеп җавап бирегез.
- әгәр шартлар тиз арада хәл итүне таләп итсә, ярдәм шунда ук җибәрелә.
- ашыгыч хезмәт диспетчеры киңәшләрен үтәгез.
- "112" хезмәте операторы "сөйләшү тәмам" дип әйтмичә трубканы куймагыз.
- сөйләшү тәмамлангач, телефон линиясен бушатыгыз.
- бәла-каза булган урында хәл үзгәрсә (зыян күрүченең хәле яхшырса, начарланса) "112" номеры буенча яңадан шалтыратып, бу хакта хәбәр итегез.
- кайбер очракларда "112" хезмәтенә бер үк очрак турында күп хәбәр килергә мөмкин. Берничә сораудан соң, оператор бу хакта хәбәр килүен әйтсә, ачуланмыйча гына сүзне тәмамлагыз.
- "112" номеры буенча ялгыш шалтыратсагыз, трубканы куймагыз! Операторга барысы да яхшы булуын хәбәр итегез.
ата-аналар игътибарына:
Балагызга нинди очракларда "112" хезмәтенә шатлыратырга мөмкин булуын аңлатыгыз;
Куркыныч янаганда, аларда шалтыратыргамы, юкмы дигән икеләнү булганда, "112" номеры буенча шалтыратудан курыкмаска өйрәтегез;
"112" номеры буенча мәзәк өчен генә шалтырату тыелганын балагызга аңлатыгыз.
Балагызның кирәк чакта үз исемен, әти-әнисенең исемен, өй адресын һәм өй телефоны номерын (әгәр булса) дөрес әйтә белүе турында кайгыртыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев