Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби бурычларын Германия җирендә үтәгән ир-егетләре Волгоград шәһәрендә булып кайтты

2014 елның 10 июнендә Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби бурычларын Германия җирендә үтәгән ир-егетләре “Германиядәге совет гаскәрләре төркеме” ветераннары Союзы җәмәгать оешмасы оештыра.

Апас районының Янгилде авылында яшәүче Илһам Баһавиев җитәкләгән әлеге оешма Германиядә хезмәт иткән 52 кешене берләштерә. Оешма әгъзалары үзләре яшәгән җирлектә яшь буынны патриотик яктан тәрбияләү буенча эш алып бара, мәктәпләрдә очрашуларда, Бөек Җиңү көнендә парадларда катнаша. 
– Безнең оешма теркәлгәнгә тиздән 4 ел була. Бу вакыт эчендә шактый эш башкарылды: Апас районының Сатламыш авылы мәктәбендә оешманың штабы, музее булдырылды. Безнең оешмага кергән ир-егетләр мәктәп укучылары арасында хәрби-патриотик эш алып бара, төрле очрашуларда, бәйрәм парадларында катнаша. Үткән елларда республиканың башка районнарының шундый ук оешмалары белән Казан шәһәренең танк училищесында очраша идек. Быел Волгоград шәһәрендәге шундый ук оешма вәкилләре белән алдан сөйләшеп, 12-14 апрель көннәрендә безнең оешманың биш әгъзасы: Кайбыч районының Олы Подберезье авылыннан Александр Карлин, Федоровскоедан Хәбир Нәбиуллин, Апас районының Бия­баш авылыннан Илгизәр Вәлиев, мин һәм Лаеш районыннан Госман Галимов Волгоград шәһәрендә очрашуда булып кайттык. Безне Волгоградтагы оешма җитәкчесе Александр Каштанов бик яхшы каршы алды. Анда без Мамаев Кургандагы һәйкәлгә Татарстанның “Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме” ветераннары Союзы җәмәгать оешмасы исеменнән венок салдык, музейларда, панорамаларда экскурсия­ләрдә булдык, Волгоградтагы оешма вәкилләре белән очраштык, – диде Илһам Баһавиев. 
– Әлеге очрашу безгә бик ошады. Волгоградтагы дусларыбыз белән хәрби хезмәт елларын искә алдык. Мин үзем Германиядә 1980- 1982 елларда инженер гаскәрләрендә, инженерлар машинасы йөртүчесе булып хезмәт иткән идем. Хезмәттәшләребез белән интернетта, кәрәзле телефон аша аралашабыз, – диде Александр Карлин, очрашуда алган тәэсирләре белән уртаклашып. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби бурычларын Германия җирендә үтәгән ир-егетләре Волгоград шәһәрендә булып кайтты