Хәбәрләр
Апас районында үткәрелгән татар-башкорт милли көрәше буенча традицион районара турнирда Кайбыч яшүсмерләре дә сынатмады
Апас районында 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча традицион районара турнир булды.
Апас, Яшел Үзән һәм Буа районнарыннан килгән яшьтәшләре белән бергә анда безнең районның да яшь көрәшчеләре чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча шуларның алтысы призлы урыннар яулады. Алексей Владимиров (Кече Мәме) һәм Руслан Иванов (Иске Тәрбит) үз үлчәү авырлыкларында икенче урынны яулады. Кече Мәме авылы егетләре Кирилл Козин, Владимир Козин, Владислав Филиппов һәм Иван Токсаров- өченче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев