Артур ПОЛЯКОВ, ТР «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры, «Кайбыч якташлыгы» җитәкчесе: “Якташларымны Сабантуй белән котлыйм”
«Кадерле якташларым, эшкә уңган, тырыш Кайбыч халкы!
Сезне беркайчан да үзенең асылын югалтмый торган милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә елдан-ел югары үрләр яулаучы якташларымның уңышларына чын күңелемнән горурланам. Кайбыч кайткан саен безне яңарып, тагын да матурланып каршы ала. Сабантуй – гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык.Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме – Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара – аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр. Бәйрәм котлы булсын, якташларым!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев