Арысланда 25 май аеруча шатлыклы көн булды: капиталь ремонттан соң башлангыч мәктәп, авыл клубы ачылды, соңгы кыңгырау яңгырады, клубка урнашкан фельшер-акушерлык пункты да яңартылган. Вознесение бәйрәме дә шушы көнгә туры килде.
Ярты гасыр элек төзелгән һәм шул вакыт эчендә бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән Арыслан мәктәбендә хәзер искелекнең эзе дә калмаган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, мәктәп республика программасы буенча ремонтланган.
- Арыслан кебек кечкенә авыллар җитәкчелекнең күз уңында, даими игътибар үзәгендә. Максатыбыз - районда яшәүче бар кешеләргә дә уңайлы яшәү шартлары тудыру, - диде ул. -Ремонтка республика бюджетыннан җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирелде. "Заман" җәмгыяте төзүчеләре аны сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Авылда балалар күп булганда гына мәктәп яши. Шуңа да яшь гаиләләр күп булсын, авыл балалар тавышыннан тынып тормасын дигән теләктә калам. Клуб - мәдәни учак ул. Сездә төрле чаралар узуын белеп торабыз. Әлеге мәдәният учагы бер вакытта да буш тормасын, гөрләп эшләсен иде. Сәламәтлегегезне ныгыту өчен дә шартлар яхшырды хәзер. Төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка Рәхмәт хаты, клубка музыкаль аппаратурага сертификат тапшырылды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та авылда башлангыч мәктәпнең саклануын уңай күренеш дип бәяләде. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте директоры Юрий Осипов мәктәпкә ксерокс бүләк итте.
Мәктәп мөдире Елена Грошева әйтүенчә, аны өч кыз тәмамлый, беренче класска дүрт бала киләчәк. Быел алты бала укыса, киләсе уку елында алар җидәү булачак.
- Мин бу мәктәптә кырык ел дәвамында укучыларга белем бирдем. Биредә минем балаларым, оныкларым белем алды.Мәктәп булса, авыл яши, диләр бит. Белем йортының алга таба яшәве яшьләргә бәйле. Ә ремонт яхшы килеп чыккан. Безнең авылны шулай кайгыртулары, юллар төзегәннәре өчен җитәкчелеккә, төзүчеләргә барыбыз исеменнән дә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә, - диде ветеран-укытучы Нина Кучумова.
Клуб мөдире Надежда Кучумова, кырык ел буена савымчы булып эшләгән Нина Трошина да рәхмәтләрен белдерде. Яңа объектларны файдалануга тапшыру тантанасы мәдәният хезмәткәрләре концерты белән үрелеп барды.
Нет комментариев