Арыслан авылының уңган гаиләсе
Авыл йөзен кешеләр билгели. Аның төп байлыгы – тырыш, уңган, хезмәт сөючән халкы.
Безнең төбәктә яшәү челәр борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Ләкин илебездә барган сәяси үзгәрешләр, колхоз-совхозларның таркалуы авыл халкының яшәешенә нык тәэсир итте. Авылда яшәүчеләрнең күбесе бәхет эзләп шәһәрләргә юл алды.
Район үзәгеннән читтә урнашкан Арыслан авылы да әлеге үзгәрешләрдән читтә калмаган, билгеле. Монда да бушап калган йортлар шактый. Шул ук вакытта туган авылның рәхәтен тоеп, аның өчен җан атып яшәүчеләр дә бар. Елена һәм Евгений Красновлар гаиләсе әнә шундыйларның берсе. Алар икесе дә авылның иркен болыннарында уйнап үскән, балачактан хезмәт тәрбиясе алган.
Бүген авылда яшәү авыр, акча юк диючеләргә чын мәгънәсендә үрнәк күрсәтә Красновлар.
– Авыл җирендә яшәгәч, шәхси хуҗалыкта маллар асрау, бакчада бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү бик мөһим. “Сыйлы көнем – сыер белән”, дигәндәй, үзең җитештергән продукциядән өстәл тутырып ризык әзерләргә була. Балалар да яшьтән хезмәт чыныгуы алып үсә, – диде Елена Мансуровна. - Без дәүләт ярдәменнән дә файдаланыбыз. Район җитәкчелеге күпләп сыер асраучыларга Сабантуенда 50х50 программасы буенча машина белән саву аппараты бирде. Бу, әлбәттә, зур ярдәм булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр сыер исәбеннән субсидия бирә. Аннан соң, "Эш башлап җибәрүче фермер" программасы нигезендә дәүләттән 400 мең сум акча алып, сарайлар төзедек, терлек алдык. Өйләнешүебезнең беренче елында ук сыер, бозаулар асрый башладык. Сөт сатудан табыш алырга мөмкин икәнлеген үз мисалыбызда күреп, аларның санын алтыга җиткердек. Хәзерге вакытта безнең фермер хуҗалыгында 17 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның унысы сыерлар. Бүгенге көндә аларның бишесе савыла, калганнары буаз. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы Рафаэль Щукинга көнаралаш 40 килограмм сөт тапшырабыз. Сөтнең табыш чыганагы булуын үз мисалыбызда күрәбез.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы булу сәбәпле, Евгений өйдә маллар карау белән шөгыльләнә. Аның әйтүенчә, үз җирең, техникаң булмагач, фермер хуҗалыгын алып баруы җиңел түгел. Хәзерге кыйммәтчелек заманында терлек азыгын да сатып алырга кирәк.
Гаилә башлыгы Евгений Николаевич Багай урта мәктәбен тәмамлаган һәм Яшел Үзән районының Танай авылында тракторчы-машинистлар курсын тәмамлаган. 1997-1999 елларда Россия Кораллы Көчләре сафларында хәрби бурычын үтәгән.
– Мине армиягә еракка җибәрмәделәр, ике елым Казан шәһәрендәге тимер юл гаскәрләрендә үтте. Без тимер юл составларында төрле шәһәрләрдәге хәрби частьләргә йөк озаттык. Армиядән кайткач, колхозда, аннан соң, Кайбычтагы юл төзү-ремонтлау участогында эшләдем. 2003 елда авылдашым Елена белән гаилә корып җибәрдек. Улларыбыз Никита белән Егор Олы Кайбыч мәктәбенең 11, 5 классларында белем ала. Мәктәптән кайткач, йорт эшләрендә булышалар, –диде Евгений гаиләләре белән таныштырып.
Арсыланда мәдәни мирасны, йолаларны саклап яшиләр
Елена Краснова Мансуровна ике ел инде Арыслан клубы мөдире булып эшли. Тагын бер хезмәт урыны бар әле аның: район үзәгендәге кибеттә сата.
– Эшемне бик яратып башкарам. Алабугадагы Мәдәният-агарту көллиятендә читтән торып укыйм. Хәзер икенче курста. Алга таба шул өлкәдә югары белем алырга да теләгем бар. Клубта өлкәннәр катнашындагы “Зоринка” фольклор ансамбле эшли. Тормыш иптәшем Евгений матур итеп гармунда уйный, – диде Елена Краснова. –Төрле бәйрәмнәрдә авыл халкы өчен концерт куябыз, районда оештырылган чараларда актив катнашабыз. Халкыбызның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен сакларга, аларны яшь буынга тапшырырга тырышабыз. Авылдагы башлангыч мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Балалар өчен клубта “Йолдызчык” театр түгәрәге, “Тылсымлы сандык” исемле кул эшләре түгәрәге эшли. Балаларның ялын күңелле үткәрергә тырышабыз. Клубта алар өстәл уеннарыннан домино, шашка, шахмат, өстәл теннисы уйный. Җәй көннәрендә балалар белән бергә балык тотабыз, табигать кочагында ял итәбез, «Салават күпере” комплексына бассейнга бардык. Узган җәйдә район Сабантуе мәйданында үткәрелгән “Уен фест” фестивалендә авылыбыз балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев