Ашыгыч ярдәм өчен
Район авылларындагы 36 фельдшер-акушерлык пунктына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле медикаментлар тутырылган «ОМНИМЕД» сумкалары тапшырылды.
Әлеге сумкалар фельдшер-акушерлык пункты булмаган кече авыллардагы 21 йорт хуҗалыгына да бирелде. Бу фельдшер яки участок врачы килгәнчегә кадәр авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк. Моның өчен сумкада барлык кирәк-яраклар да бар, сумка ияләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләре 10 декабрьгә кадәр өйрәтеләчәк, аларны мобиль элемтә белән дә тәэмин итәчәкләр. «2011-2012 елларда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү» программасы кысаларында кайтартылган сумкалардан тыш ФАПларга жилетлар һәм фонарьлар да бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев