Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Аулак өй - көрәш» бәйгесе безнең укучыларга уңыш китерде

Кошман мәктәбе укучылары ике көн дәвамында бөек Тукаебызның туган төбәге — Арча районының Яңа Кырлай авылында узган «Аулак өй — көрәш» төбәкара проектында уңышлы чыгыш ясап, республика районнары арасында беренче урынны яулады.

Финалист укучыларыбыз — әдәби көрәштә гран-прига ия булган командабыз өчен башкалабыз Казанга мәдәни сәфәр оештырылды. Кошман мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Флюзия Сәлахова, Резедә Хәйруллина, җиңүче укучыларыбыз белән берлектә, искиткеч көн үткәрдек.

Барыбыз да бу көнне түземсезлек белән көтеп алдык. Казанда безне «Аулак өй — көрәш» проектының җитәкчесе Сәрия Закирова каршы алды. Без сәфәребезне Муса Җәлилнең музей-фатирыннан башладык. Шагыйрь йөргән баскычлардан атладык, сугышка кадәр гаиләсе белән бәхетле көннәре үткән бүлмәләрне, шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрдек.

Без әлеге музейда беренче тапкыр булдык. Бик күп мәгълүмат тупладык. Музей-фатир хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне ихластан каршы алып, хатирәләр, шагыйрьнең ядкәрләре белән таныштыра. Бу йортта Җәлилнең үзе яшәгәндәге кебек җанлы тормыш дәвам итә сыман, — диде җиденче сыйныф укучысы Айзилә Закирова.

Айзиләнең сыйныфташы Сөмбел Фатыйховага да музей ошаган.

— Мин Казанда Муса Җәлилнең музей-фатиры барлыгы турында белә идем. Әмма беркайчан да монда булганым юк иде. Биредә барысы да искиткеч. Музей берничә генә бүлмәдән тора. Аларның берсе — шагыйрьнең эш бүлмәсе, икенчесе — зал, өченчесе — кухня. Бүлмәләр кечкенә генә булса да, анда аерым бер атмосфера хөкем сөрә, герой-шагыйрьнең рухы бар кебек. Төшке аштан соң Каюм Насыйри, Габдулла Тукай музейларында эчтәлекле экскурсияләрдә булдык. Казанның тарихи үзәге — Иске Татар бистәсендә йөреп, истәлеккә фотога төштек.
Соңгы тукталышыбыз Камал театры иде. Укучылар талантлы шәхесләребезне тиз арада танып алдылар. Танылган классик язучы Рабит Батулла белән, күркәм театраль гаилә — Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллинар белән истәлекле фотоларга төшәргә дә өлгердек.
Соңыннан яратып, оештыручыларыбыз бүләк иткән спектакльне карадык. Ул Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре буенча сәхнәләштерелде. Кичке Казаныбызга сокланып, бай мәгълүмат туплап, исән-имин туган якларыбызга кайтып киттек.

Ямьле җәй айларында финалист укучыларыбызны тагын бер бүләк — «Сәләт» яшьләр иҗтимагый оешмасында ял итү мөмкинлеге көтә.

Кошман мәктәбе, укучыларыбыз исеменнән, үз исемебездән шушы сәяхәтне оештыручыларга, бай мирасыбыз белән, татар әдәбияты классиклары белән танышу мөмкинлеге бирүләре, балаларны сөендерүләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Флюзия Сәлахова,
Кошман мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев