Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген карадылар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча төзелгән махсус комиссия хуҗалыклардагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерде.

Кайбычта Министрлыкның инженер-техник бүлеге начальнигы урынбасары Рәис Идрисов рәислегендәге комиссия эшләде. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев, дәүләт техника күзәтүе җитәкчесе Михаил Серебряков бар иде. Алар танышуны «Туган як-Агро» җәмгыятеннән башлады. Биредә техниканы әзерлек сызыгына куйганнар. Алар бүгеннән чәчүгә чыгарга әзер. Аннан соң «Илсөя Җәләлиева», «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыкларында, «Август- Кайбыч» җәмгыятендә булдылар. 

«Август -Кайбыч» җәмгыятендә эш барышы белән генераль директорның җитештерү буенча урынбасары Михаил Огнев таныштырды. 
Комиссия мондагы техниканың торышына югары бәя бирде. Радик Камалетдинов белгечләр, механизаторлар белән очрашып, кыр эшләрен хәерле сәгатьтә дип башлап җибәрергә бөтен мөмкинлекләре дә барлыгын әйтте, эшләрендә уңышлар теләде, районда язгы кыр эшләренә старт бирелүен хәбәр итте. 

Комиссия әгъзалары тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды: 50 мөмкинлектән 50 балл белән «Август -Кайбыч» җәмгыяте — беренче урынны яулады. 49 балл белән «Туган як -Агро» җәмгыяте — икенче, 48 балл туплаган «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыгы — өченче урында. Район буенча уртача күрсәткеч — 48,5 балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев