«Август-Кайбыч» җәмгыяте агросәнәгать тармагына зур үзгәрешләр алып килде
Әле бер ел элек кенә Ульянково авылы янында ачык кыр иде. «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов әйтүенчә, зур күләмле инвестицияләр җәлеп ителгән, масштаблы төзелеш биредә узган елның 29 апрелендә башланган.
– Төзелеш өч этапта планлаштырылган: беренчесендә – ашлык киптерү комплекслары һәм ангарлар, икенчесендә –административ бина, ремонтмеханика мастерское һәм лаборатория, өченче этапта 3400 баш сыерга исәпләнгән мегаферма сафка бастыру, – дип билгеләп үтте Александр Иванов.
Нибары дүрт ай эчендә биредә сәгатенә йөз тонна продукция эшләп чыгаручы ике ашлык киптерү комплексы һәм 25 мең тонна сыйдырышлы биш ангар-склад төзелә. Төзекләндерү эшләре, һава торышы мөмкинлек биргәндә, кышка кадәр алып барылган: объектларга, административ бинага илтүче юллар салынган, асфальт-бетон мәйданчык ясалган. Предприятиегә газ үткәрелгән. Хуҗалык территориясенә кергәндә яңа объект каршы ала. Биредә лаборатория һәм үлчәү булачак. Март аенда офис һәм лабораторияне кулланылышка тапшыру планлаштырыла. Алар әзерлек сызыгында: хәзерге вакытта төзүчеләр эчке эшләрен тәмамлый, җиһазлар урнаштырыла.
Предприятиедә персонал өчен уңайлы эш урыннары булдырыла: электрон идарә ителүче һәм кондиционерлы техника, ашлык киптерү комплексы операторлары өчен җылы бина, якты, заманча офис һәм барлык уңайлыклар булган лаборатория. Барысын да төптән уйлап эш итүче җитәкчеләр, һәр минутның кадерен белеп, эшне теләсә кайсы ел фасылында да уңышлы итеп оештыра белә.
Александр Александрович хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мегаферма төзү өчен ком кайтарыла, яңа скважинадан суүткәргеч салына. Быел шулай ук ремонт остаханәсе һәм техника саклау базасы төзү планлаштырыла.
Әле узган елның августында гына башланган җитештерү эшләре күләменә сокланмый мөмкин түгел. Гаять зур биш ангар-склад бер рәткә тезелгән, алар каршында – куәтле ике ашлык киптерү комплексы. Александр Иванов аңлатып узганча, җитештерү кышын да тукталмый, тәүлек буе алып барыла. Ул көнбагыш орлыгын саклау һәм киләчәктә сату этаплары турында сөйләде. Җитәкче белән ангарларда һәм ашлык киптерү комплексларында булып, мин предприятиедә бу эшнең ничек оештырылуын күрдем.
– Җитештерүнең беренче елы, көз ахыры – кыш башында гадәти булмаган һава торышы аркасында, безнең җәмгыять өчен сынау елы булды. Кар иртә яуды, өстәвенә, бозлы яңгырлар да булды. Шуңа бәйле рәвештә, көнбагыш суктыру озакка сузылды. Без бу культураны 11 мең гектарда җыеп алырга тиеш идек. Яртысыннан артыгын гына суктырырга өлгердек. Калган көнбагыш кырда әле. Уңай шартлар килеп тууга, кабат эшкә керешәбез, – диде генераль директор. – Эшкәртелмәгән продукциябез дә бар, хәзерге вакытта аны сортларга аеру белән мәшгульбез. Бу узган елның ноябрендә башланды. Беренчел эш складларда башкарыла, анда көнбагыш кардан һәм махсус җайланмаларда боздан чистартыла. Эш өч сменада, өч чистарту машинасында оештырылган. Бер сменада тугыз кеше хезмәт күрсәтә. Аннан соң продукцияне махсус техникада ашлык киптерү комплексына китерәләр. Анда ул кабат чистартыла, киптерелә һәм яңадан эшкәртелә. Шулай итеп, көнбагыш стандарт дәрәҗәсенә җиткерелә. Әзер продукция саклау һәм алга таба сату өчен ангарга урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев