Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Август-Кайбыч” җәмгыяте районыбыз территориясендә үз эшчәнлеген тагын да киңрәк җәелдерә бара

2021 елда нигез салынган җәмгыять елдан-ел үсеш ала, яңа технологияләр куллана, төзелешләр алып бара.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдиновны җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов каршы алды. Алар иң элек Ульянково авылы янында төзелүче терлекчелек комплексында төзелеш барышы белән танышты.

Төзелеш график буенча югары темпларда бара. Терлекчелек комплексы 3700 баш сыерга исәпләнгән. Ел ахырына кадәр монда 700 баш буаз тана кайтартыла һәм баш саны ай саен артып барачак. 2025 елның көзенә терлекчелек комплексы тулы көченә эшли башлар дип көтелә. Хәзерге вакытта төзүчеләр булачак комплексның түбәсен ябу, идәнен бетонлау, электрүткәргечләр сузу, яктырткычлар, тәрәзәләр кую, җиһазлар урнаштыру белән шөгыльләнә, — диде Александр Иванов.

— Сыерларны саву өчен, Германиядән кайтартылган агрегат (карусель) урнаштырылды. Анда берьюлы 80 баш сыер саву мөмкинлеге булачак. Монда 16 савымчы сменалап эшләячәк. Бер сменада дүрт савымчы эшли. Комплекста кер юу бүлмәсе дә каралган. Смена ахырында савымчылар, эшчеләр эш киемнәрен кер юу бүлмәсенә тапшыра, сменага килгәч, чиста киемнәрдән эш урынына керә.

Икенче тукталыш сенаж һәм силос базлары янында булды. Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Рафис Вәлиев әйтеп узганча, монда барлыгы сигез баз эшләнгән, шуларның алтысына — сенаж, икесенә силос салынган.

— Хәзерге вакытта күпьеллык үлән басуларын өченче катка урып, сенажга салабыз. Бер сенаж базына 4,5-5 тонна яшел масса сыя. Силос 10 мең 300 тонна салынды. Безнең узган елдан калган ике курган силос бар әле. Кыскасы, терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнә, — диде Рафис Вәлиев.

Җәмгыятьнең ындыр табагында да эшнең туктап торганы юк.

— Быел 3200 тонна ашлык сыйдырышлы тагын ике склад төзелде. Хәзерге вакытта рапс, җитен уңышын җыеп алу бара. Чиратта — көнбагыш. 

Бүгенге көндә рапсның һәр гектарыннан — 20,5, җитеннән 12,5 центнер уңыш алына. Бөртекле культураларның һәр гектары 37,5 центнер уңыш белән куандырды. Көннәр коры, җылы торганда, складлардагы бодайны ачык һавага чыгарып җилләтәбез, дымлылыгын киметәбез. 

Шул ук вакытта киптерү агрегетлары да эшли,— диде Александр Иванов.

«Август-Кайбыч» җәмгыяте аграрийлары республикада алдынгылар сафында атлый. Алар «Август-Агро» предприятиеләре арасында ике ел рәттән «Ел предприятиесе» исеменә лаек булды. Быел «Август-Кайбыч» җәмгыяте игенчеләре 50 мең 478,97 тонна ашлык җыеп алды. 

Көзге бодайның уңдырышлылыгы һәр гектардан — 38,2, сабан бодае 46,2 центнер уңыш белән сөендергән.
Хуҗалык хезмәтчәннәренең кайсы белән генә аралашма, кәефләре күтәренке. Алар хезмәт хакларының вакытында түләнүеннән, эш шартларының уңайлы булуыннан канәгать.

Альберт Рәхмәтуллин бу хуҗалыктагы эш барышын уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев