Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Август- Кайбыч” – республика ярышы җиңүчесе!

“Август-Агро” холдинг компаниясе хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Кайбыч кунаклар кабул итте.

“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Август- Агро” холдинг компаниясенә кергән Кайбыч, Мөслим, Теләче, Кама Тамагы, Лениногорск, Казаннан “Август” идарәче компаниясе һәм “Агротехнологияләр” командалары баскетбол турнирында үзара көч сынашты.


Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, “Август -Агро” идарәче компаниясенең персонал белән идарә итү бүлеге начальнигы Наталья Цеделко, “Август -Кайбыч” җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов катнашты.


Турнир башланыр алдыннан “Авыл Денс” балалар бию коллективы чыгыш ясады. Командаларны Альберт Рәхмәтуллин, Наталья Цеделко, Александр Иванов сәламләде. Турнирның баш хөкемдары Юрий Михайлов уен шартлары белән таныштырганнан соң, “Август -Агро” идарәче компания һәм Кама Тамагының “Волга – Кама” командалары турнирга старт бирде. Уен “Волга-Кама” командасы файдасына 12:2 исәбенә төгәлләнде. Икенче уенда “Август-Мөслим” командасы көндәшләре “Торнадо” (Лениногорск) командасын 24:6 исәбенә җиңде. “Легион” – “Men in black” командалары очрашуы Легионның 7:4 исәбенә җиңүе белән төгәлләнде.


Турнирның икенче этабында Кайбычның “Яшь Гвардия” һәм “Men in black” командалары уйнады. Очрашу кайбычлылар файдасына 11:2 исәбенә бетте. Ярымфиналда мөслимлеләр “Легион” командасын 16:4, кайбычлылар Кама Тамагы командасын 12:6 исәбенә җиңде. Финалда кайбычлылар, Мөслим командасын 18:2 исәбенә җиңеп, турнир чемпионы исемен яулады. Димәк, мөслимлеләр икенче урында.
Турнирда хатын-кызлар командалары икәү генә иде. “Волга-Кама” командасы мөслимлеләрне 14:0 исәбенә җиңеп, турнир чемпионы булдылар. Мөслим командасы — икенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев