“Август-Кайбыч” агрофирмасы паркы яңа техника белән тулыланды
Былтыр көз безнең районда эшчәнлеген башлап җибәргән “Август-Кайбыч” агрофирмасы үз эшен уңышлы дәвам итә.
Быел “Август-Агро” идарәче компаниясе икмәк кабул итү пункты, 3,3 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы, агрофирманың офисы төзелешенә старт бирергә ниятли.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев әйтүенчә, “Август-Кайбыч” агрофирмасы паркы шушы көннәрдә көнбагыш ургычлары, трактор ярымприцеплары, сыек ашлама кертүче җайланмалар, чәчү комплекслары, ягулык ташучы ике “КамАЗ”, куәтле тракторлар белән тулыланды. Якын арада 28 комбайн, сигез “МТЗ-1221”, җиде “МТЗ-82” тракторы, тагылмалы арбалары белән сигез “КамАЗ”, ашлык киптерү агрегатлары кайтачак. Предприятиенең авыл хуҗалыгы техникасы паркын формалаштыруга быел 2,1 миллиард сум акча кертү планлаштырыла. Техника гыйнвар ахырыннан башлап кайтарыла. Димәк, бу техникаларда эшләү өчен эшчеләр кирәк булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Август-Кайбыч” агрофирмасы каты минераль ашламалар кабул итүне төгәлләде. Барлыгы 6100 тонна ашлама кайткан, тагын 3416 тонна кайтарылачак. Минераль ашлама бер гектарга 110 килограмм исәбеннән кертергә җитәчәк. Май аенда сыек ашлама кертү планлаштырыла. “Август-Кайбыч” агрофирмасының сөрүлек мәйданы 43 мең гектардан артык тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев