Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авиациягә багышланган бәйрәм

«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә.

Быелгы бәйрәм унберенче тапкыр узды һәм илебезнең гражданнар авиациясенә нигез салынуга 100 ел тулуга, Россия ДОСААФының Татарстан Республикасы үзәк аэроклубының 90 еллыгына багышланды.

Авиация белән мавыгучы олылар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы булган тамашага «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең техник юнәлеш буенча методисты Алия Мотыйгуллина һәм өстәмә белем бирү педагогы Альберт Перепелкин да барды. Алар очкыч ясау буенча мастер-класслар күрсәткән һәм укучылар ясаган самолетлардан күргәзмә тәкъдим иткән. 
Быел бәйрәмдә хәрби самолетлар катнашындагы традицион авиашоу булмады, әмма кунак­ларга парашютчылар чыгышы, Татарстан ДОСААФының уртача зурлыктагы һәм җиңел самолетлары очышлары күрсәтелде. Татарстанның авиация сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләү һәм концерт бәйрәмнең тагын бер истәлекле вакыйгасы булды. Анда республиканың иҗат коллективлары һәм Россиянең халык артисты, «Любэ» төркеме солисты Николай Расторгуев катнашты. Чара салют белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев