Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Автокресло балаларны афәттән саклый

Балаларны автокреслода йөртмәүче шоферларга автомобильдә алга таба юлын дәвам итүне тыярга мөмкиннәр.

Машина хуҗасына, автомобильдән төшеп, җәмәгать транспортына күчеп утырырга туры киләчәк. ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов «Татар-информ» агентлыгында балалар арасында юл-транспорт травматизмына багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без шундый вариантны карыйбыз — әгәр машина йөртүче баланы автокреслога утыртмаса, аңа автомобилендә алга таба юлын дәвам итүне тыячаклар. Дүрт юл һәлакәтендә балалар төрле тән җәрәхәтләре алган, чөнки машинада автокресло булмаган. Әйтик, 8 июльдә Зәй районында булган авариядә бер бала зыян күргән. Әгәр ул автокреслода утырса, анда тырналган эз дә булмас иде», — диде Гарипов.

ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы сүзләренчә, машинада автокресло кагыйдә бозучы беркетмә төзүдән кача алмасын өчен түгел, ә баланың иминлеге өчен кирәк. «Таяк системасы инде күптән юк, юл-патруль хезмәте инспекторының төп максаты — киләчәктә фаҗигаләргә юл куймау», — дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев