Авыл яшьләре киңәшә
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграр яшьләр берләшмәсенең чираттагы киңәшмәсе узды.
Республиканың барлык районнарыннан җыелган яшьләр активы катнашында узган бу киңәшмәдә агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар билгеләнде. Республиканың аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина һәм башка чыгыш ясаучылар районнардагы берләшмәләрне финанслау, социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыру, төрле грантларда катнашу турында сөйләде. Бу киңәшмәдә аграр яшьләрнең Кайбычтагы җитәкчесе, район Советы аппаратының оештыру бүлеге начальнигы Рушан Сайранов та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев