“Авылыбыз өчен акча кызганыч түгел, үзара салым программасы эшләсен генә”, - ди кошманлылар
Башка барлык участоклардагы кебек, Кошман авылының мәктәп бинасында урнашкан 1611нче сайлау участогында да үзара салым җыю буенча тавыш бирү иртәдән үк башланды. Сайлау комиссиясе рәисе Резидә Сайранова әйтүенчә, участокта 637 сайлаучы теркәлгән, аларның 39ы - Урсак урман хуҗалыгыннан, калганнары Кошман авылыннан.
Авылның лаеклы ялдагы апалары Гөлгенә Фәйзуллина белән Люция Нәфыйкова да Кошманның киләчәгенә, аның үсеш-үзгәрешенә битараф булмаучылар рәтендә.
- Соңгы араларда гына күпме үзгәреш-яңарыш булды бездә. Шөкер, юлларыбыз бар, датчик куйдылар, хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында су килә, - диде Гөлгенә апа, үзара салым программасын гамәлгә ашыручыларга рәхмәт укып.
Люция апа да, әлеге программаның дәвамлы булуын теләп, сүзгә кушылды. "Эшләсеннәр генә, без канәгать. Акча кызганыч түгел, 500 сум авылыбыз өчен сәдака булсын!" Рузания Хәйретдинова да, "Яшәргә рәхәтлек бирсен, авылыбызга файда итсен, ил-көннәребез тыныч булсын" диде.
Әлеге участокта кичке сәгать дүрткә 96 процент сайлаучы тавыш бирде.
2018 елда бу җирлектә үзара салым акчасы ярдәмендә урам яктырткычларын, буаны ремонтлау, Кошманда балалар мәйданчыгы ясау, паркны әйләндереп алу өчен материаллар булдыру, Урсак урманчылыгында колонкалар һәм коеларны төзекләндерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев