«Авыл денс» биючеләре Төркиягә китте
Кайбычның танылган «Авыл денс» биючеләре 26 апрельдән 6 майга кадәр Төркиядә 23 нче тапкыр үткәрелүче «Төрек дөньясы» – «Тюрк Дюньясы» төрки халыкларының халыкара балалар фестивалендә катнаша.
Төрек илләрендәге балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту максатындагы бу фестивальгә 15 биюче егет-кыз җитәкчеләре Алгиз Файзуллин һәм Рамилә Әбләзова белән берлектә юлга кузгалды. Кичә алар «Пирамида»да чыгыш ясады һәм төнлә белән самолетта Төркиягә очтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев