Авыл халкының эшлекле активлыгын ничек арттырырга?
Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга республика дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә.
Бүген туган җирендә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башкасын җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә бөтен шартлар да тудырыла. Иң мөһиме – теләк булсын да, кулың эш белсен. Әйе, хәзер заманасы алма пеш, авызыма төш, дип китереп биргәнне генә көтеп ята торган түгел. Кайбычта да, республиканың башка районнарындагы кебек, үз эшен башлап җибәргән фермерлар күп. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та әле шушы араларда гына Чүпрәледә узган зона семинарында районнар арасында кече хуҗалыклар белән эшләү буенча рейтинг төзелүе һәм Кайбыч, Буа, Чүпрәле районнарының үз күрсәткечләрен шактый яхшыртулары хакында әйтте.
Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча ел саен үткәрелүче зона семинарларының беренчесе Иделаръягы районнары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, фермерлар, кооперативлар җитәкчеләре катнашында Чүпрәле районында узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 процентын җитештерүләре хакында әйтелде. Киңәшмәнең пленар утырышы алдыннан «түгәрәк өстәл» артында сөйләшүләр үткәрделәр. Кайбычлылар катнашындагы сөйләшүне “ТРда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге” директоры Илнур Хәбибуллин алып барды. Анда ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, ТРда фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та катнашты. Алар үз эшен башлап җибәргән фермер хуҗалыкларына ярдәм итү максатындагы федераль һәм республика программалары турында сөйләде.
Мәдәният йорты фойесында Чүпрәле районы эшмәкәрләре җитештергән продукциядән күргәзмә дә оештырылган иде. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикада 13 илкүләм проект буенча күләмле эш алып барылуын, авыл хуҗалыгын үстерүдә конкрет тәкъдимнәр яңгыраучы мондый киңәшмәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Авылга хөкүмәт ярдәм итә. Ләкин хезмәт хакларын арттырмыйча, авылда яшьләр калмаячак. Халыкның активлыгын арттыруда уңышлы эшләүче төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк», – диде Марат Әхмәтов.
Марат Җәббаров шәхси ярдәмче хуҗалыклар, мини-фермалар, фермер хуҗалыклары төзү, аларга дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм турында сөйләде. Халыктан җыелган сөт бәяләренә тукталды, алар төрле районда төрлечә.
– Соңгы елларда авыл халкы кооперативларга актив берләшә. Мисал өчен, Кайбыч районының Чүти авылында Рафаил Щукин җитәкләгән “Йолдыз” кооперативы составына бер ел эчендә 250 шәхси хуҗалык кергән. Димәк, алар халыкның ышанычын яулый алган. Кайбыч бу юнәлештә Иделаръягы зонасы районнары арасында рейтингын күпкә яхшыртты, – диде министр.
“Йолдыз” кооперативы эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Рамилә Щукина таныштырды.
– Хәзерге вакытта безнең үз сугым цехыбыз, ит продуктларын эшкәртү цехы бар. Әзер продукцияне районыбыз авылларына, Казанга, Апаска, Чувашиянең Комсомол районына илтеп сатабыз. Моның өчен суыткыч агрегат урнаштырылган автомобилебез бар, – диде ул. – Соңгы араларда эшчәнлегебез белән читтән килеп тә кызыксына башладылар. Түбән Новгород өлкәсеннән, Аксубай районыннан килеп киттеләр. Хәзер дә алар белән элемтәдә торабыз. Түбән Новгородта бездәге кебек ит продукциясе эшкәртү цехы ачканнар. Эшчәнлегебезне тагын да җәелдерергә, сөт эшкәртү цехы ачып, халыктан җыйган сөтне эшкәртергә уйлыйбыз.
Алда әйтелгәнчә, өч төркемдә түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узган иде. Кайбыч делегациясе катнашкан төркем исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов кооперативлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча алты пункттан торган тәкъдимнәрен җиткерде.
Киңәшмәдә кече эшмәкәрлек буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңүчеләргә 100әр мең сум күләмендә сертификатлар тапшырдылар. Чүтидән “Йолдыз” кооперативы рәисе Рафаил Щукин «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» номинациясендә җиңде. Бу көнне шулай ук әлеге КФХ җитәкчесе Рамилә Щукина, Колаңгыдан КФХ җитәкчесе Розалия Садриева, шулай ук Чүтидән иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы Людмила һәм Дамир Насретдиновлар гаиләсе дә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев