Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авылыбыз белән җыр-моңга гашыйк

Белгәнебезчә һәр авылның үзенә генә хас чал тарихы, кабатланмас урыннары, сокланып туймаслык урман-болыннары, тугай -кырлары, челтерәп аккан йөгерек чишмәләре, камыш каплаган сазлыклары, балыклы күлләре, куе әрәмәләре белән уратылган елга-үзәннәре бар. Шушы табигатьнең матурлыгына сокланып, күңелдә җыр-моң уятып яшәүче халкым бар минем туган авылым Борындыкта.

Матур традициягә кереп киткән «Җырлый торган авыл» район фестивалендә катнашып, үзебезнең авылның талантларга бай икәнлеген раслап, җыр-биюгә оста булуыбызны күрсәттек.

Концертыбыз әйдәп баручы ветераннар, «Якты йолдызлар» җыр коллективы, хәзерге заман яшьләре, якты киләчәккә өмет баглаган балаларыбыз чыгышлары белән үрелеп барды.

Җыр бит ул халыкның киң таралган, иң кадерле ижат жимеше, кеше күңелендәге хисләрнең матур янгырашы, яктыртылышы. Җыр гомер буе кешенең юлдашы булып кала. Эче пошканда да кеше жырлап юана, сагынганда да, кайгысы булганда да жырлый.

Туган ягым минем — кояшлы як,
Гөлләр белән тулы бер бакча.
Шул гөлләргә карап сокланам мин,
Гаҗәпләнеп утырам кайчакта.

(Илсөяр Сафина)

Туган авылым, изге хатирәләр
Саклый күңел синең турында.
Мәңге яшә, авылым Борындыгым,
Илһам биреп килер буынга.

Еллар имин булып, матур хисләрдән җырлар язылып, яңгырап, тарихка яңа сәхифәләр өстәлеп торсын.
Зөбәрҗәт Хәйбуллина, ветераннар советы рәисе, Борындык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев