Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авылым күркәм гаиләләре белән ямьле

Туып-үскән авылымның үзгә бер ягы, халык телендә “Әтрәч” дип йөртелүче бик матур җире бар. Ул аскы үзәнлектә урнашкан “Искәндәр” кизләве агып төшкән тауның аскы өлешен били. Андагы урамда икешәр катлы өйләр дә бар.

«Әтрәч» якларын урап кайту уе күңелдә күптән бөреләнгән иде инде. Язның кичкә авышып барган бер мәлендә шул якларга юл тоттым. Тау башына килеп басуга, түбәндәге манзараны күреп шаккатым. Искиткеч матурлык, бөтен җир хәтфәдәй яшеллек белән капланган. Элеккеге иске йортлар урынын зур-зур ташпулатлар биләгән. Һәр йортның капка төбендә икешәр, өчәр машина тора. Барысы да өр-яңа диярлек, әйтерсең, бүген генә алып кайтып куйганнар. Бар бит уңган-булган кешеләр. Өлкәннәр бакыйлыкка күчә бара, алар урынында уллары-кызлары оя корып яши.

Әкрен генә таудан түбән юлымны дәвам итәм. «Искәндәр» чишмәсенең тешеңне сындырырдай салкын суын авыз итәм. Гөрләп агып яткан кизләүдә әле дә кер чайкаучылар бар, элегрәк чәй өчен суны көянтә-чиләкләп ташыйлар иде. Тәмле су хәзер өйләрдә краннан ага. 

«Килен булып төшүемә 30 ел»

Шәфакъ уттай кояш кызарып баеп бара. Берәр кеше күземә чалынмасмы, дигәндәй, күл буена барып бастым. Күл каз-үрдәкләрен көтә бугай. Әлегә анда бакалар хакимлек итә.

Ул да түгел, күземә бер матур йортның капка төбендә утыручы ханым шәйләнде. Аның янына юл тоттым. Ачык йөзле бу хатын Талия Кәлимуллина булып чыкты. Хәл-әхвал сорашкач, ул нишләп йөрүем белән кызыксынды. Гүзәллекне күрү, кешеләр белән аралашу теләгем барлыгын әйткәч, елмаеп куйды. Ул үзенең үткәнен, килен булып төшкән елларын бәян итте.

— «Әтрәч» үз булып бетте инде. Мин үзем Кече Кайбыч кызы. Булачак ирем белән «Искәндәр» кизләве таныштырды. Гөлназ апам бу авылда кияүдә. Тау башындагы йортта яшиләр иде. Апамнарга килгәч, әлеге кизләүгә кер чайкарга төштем. Шунда булачак ирем Фәнис тә кизләүгә килде. Сөйләшеп китеп, очраша башладык. Озакламый өйләнештек тә. Кошман авылының шушы «Әтрәч» дигән ягына килен булып төшүемә быел 30 ел була. Гомер аккан судай узып китте, гел төзелештән торды, дисәм дә ялгыш булмас. Яңа өй, мунча, капка, гараж, сарай җиткердек, капка төбенә кадәр брусчатка җәйдек. Икебезнең дә эшебез бар, Аллага шөкер. Фәнис — район башкарма комитетында машина йөртүче, үзем Олы

Кайбычтагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Читтән торып укып, педагог-психолог һөнәрен үзләштердем. 27 ел инде нәниләр арасында хезмәт куям. «Бала күңеле пыяла, әздән дә уала», диләр бит. Бик сак карарга кирәк бала күңеленә. Аларга ачкыч табу бик авыр. Ләкин мин сабыйларны бик яратам. Үзем дә ишле гаиләдә үстем. Әти-әни канаты астында җиде бала үстек. Җидебез дә исән-саулар. Бүгенге көндә әти генә юк. Каенанам Разия белән 23 ел тордык. Сабыр холыклы, акыллы иде, урыны җәннәттә булсын. Сүзгә килүебезне хәтерләмим. «Әтрәч» ягындагылар барыбыз да бер гаиләдәй гөрләп яшибез.

1999 елда өебездә янгын чыкты, әни, янабыз, дим. Әй, кызым, үлемтекләрем, дип өзгәләнә әни. Юк, берни дә алып чыга алмадык, кая, мин күтәрә аламмы соң ул зур сандыкны. Биби-чебиләр дә янды. Ул чакта иминиятләштерү компаниясе җитәкчесе Әсхәт Хикмәтуллин булышты, ярдәме зур булды. Рәхмәтебез дога булып барсын, урыны җәннәттә булсын.

Районнан да ярдәм зур булды. Ул елларда админстрациядә эшләгән Хәйдәр Хәлим улы Булатовны һәм колхоз рәисе булган Илдар Әхәт улы Нурмөхәмәтовны олы рәхмәт хисләре белән искә алабыз.

Сабырлыкка ни җитә

Ирем Фәнис уңган кеше булып чыкты, биргәненә шөкер. Эчеп йөрми, тормышны бергәләп тартабыз. Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Ачуланышып алган чакларда бер-береңә юл бирергә кирәк. «Кызым тормышыңны тарката күрмә, җыеп аласы авыр булыр», — дип, әнием Наҗия дә киңәшләрен еш бирә иде. Гаилә учагын сүндерәсе бик җиңел, ә яңадан дөрләтеп җибәрәсе һәркемнең дә кулыннан килми.

Янгын чыкканда, кызыбыз өч яшьлек сабый иде. Чулпаныбыз үсте, зур кыз булды. Институтны тәмамлап, банкта эшли башлады. Күптән түгел тормышлы булды, гаилә корып җибәрделәр, оныклар көтәбез. Шатлык-куанычлар белән тусыннар, яраббым. Дөньябыз түгәрәк, кызым кайтып иңнәремә сарылса, күземнән яшьләр тәгәри. Алар шатлыгы —безнең шатлык, алар кайгысы — безнең кайгы. Аллаһ күрсәтмәсен... Терлек-туар да асрыйбыз. Авылда мал тотмасаң, яшәп булмый. Һәр бирмеш көнне шатлык-тынычлыкка юрап яшибез, — дип сүзен төгәлләде Талия ханым.

Без сөйләшеп бетергәндә генә ире Фәнис тә кайтып җитте. "Ул соңрак кайта, шуңа мал-туарны карадым, мунча яктым, ашым өлгергән,"—дип сөйләнә-сөйләнә, Талия ирен каршыларга китте.

Ә мин үз юлыма, кайту юлына кузгалдым. Һәркемнең үз үткәне, яхшысы да, яманы да бар. Шуның өчен гаилә инде ул. Арабызда бәхетле гаиләләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

Зөһрә Фәизова, 
Кошман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев