Авылымның кадерле кешесе
Сентябрь — алтын көзнең беренче ае.
Шушы айда 1934 елда Хуҗа Хәсән авылында колхозчы гаиләсендә Пеламия Степан кызы Шупшина дөньяга килә.
Пеламия Шупшин горурланырлыка өченче бала булып туа, аннан соң гаилә тагын өч сабый белән тулылана. Әти-әниләре бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә, өйдәгеләр йорт эшләре белән мәшгуль. Әмма матур тормыш озакка бармый, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Шулай итеп, әтиләре фронтка китә, балалар әниләре белән бергә колхоз эшенә йөри башлый.
Төрле авырлыклар күрә-күрә Пеламия апа туксан яшенә килеп җитте. Аны олы юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова килде.
Ул авылыбызның хөрмәтле кешесен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар котлады. Балачагы, яшьлеге авыр чорга туры килгән Пеламия Степановнаның матур, җитез булуына шатланып, кыйммәтле бүләген тапшырды. Матур теләкләрен әйтеп, сәламәтлек теләде. Аның теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да кушылды.
Пеламия апа авыл мәктәбендә белем ала, аннары Иске Тәрбит авылына йөреп укуын дәвам итә. Тормыш авыр булганга күрә, тиешле белем ала алмый, колхозчы булып эшли башлый. Төрле эшләр башкара ул. Яшелчә үстерү звеносында, фермада, чөгендер басуында да хезмәт куя. Кияүгә чыккач, тормыш иптәше Андрей белән бергә комбайнда да эшләргә туры килә аңа. Унҗиде ел буена комбайнчы ярдәмчесе булып эшли ул.
Бар тормышы тырыш хезмәттә узган Пеламия Шупшина хәзерге тормышка куанып яши. Өендә ялгызы гына гомер кичерсә дә, яныннан кеше өзелми. Туганнарының балалары гел булышып, хәлен белешеп тора. Ул Людмила һәм Сергей Шупшиннарга, шулай ук Василий Ильин һәм Валентинага, күршеләренә бик рәхмәтле. «Үземнең балаларым булмаса да, алар үземнекеләр кебек. Барысы да мине хөрмәт итә», ди Пеламия апа.
Туксан яше тулу уңаеннан котлаулары өчен чын күңеленнән сөенде ул. Аның теләкләре изге: дөньялар тыныч, имин булсын!
Ольга Боярина,
ветераннар советы рәисе,
Хуҗа Хәсән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев