Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Айбагыр»ны Кайбыч балалары да ярата

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр иткәнчә, “Айбагыр” керәшен лагере җиденче тапкыр үз ишекләрен ачарга әзерләнә.

Этносмена быел җәйнең кыл уртасында, 2-19 июль көннәрендә, Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында узачак. Ике ел палаткалы булган лагерь быел тирә-ягын нарат урманы әйләндереп алган, тору өчен уңай шартлар тудырылган йортларда үтәчәк. Моңа өстәп, балаларны резин өслекле универсаль спорт мәйданчыгы да нык шатландырачак. Лагерь 10-16 яшьлек 75 балага каралган. Бүгенге көнгә 70 кә якын гариза кабул ителгән инде. 
– Заявкаларны яхшылап карыйбыз, яхшылардан яхшыларын гына сайлап алабыз. Шуңа күрә дә балаларга үзләре турында тулырак язарга сорыйбыз. Вожатый һәм аларның ярдәмчеләре күбесе шушы ук лагерьда тәрбияләнгән “Бәрәкәт” керәшен яшьләре активистлары. Тәҗрибәләре зур, республикада узган чараларда катнашып чыныккан яшьләр болар. Керәшен культурасы, этникасы, тарихы буенча белемнәре дә зур, балаларны яратып, үзләрен иркен тотып эшлиләр. Вожатыйлар бар белемнәрен балаларга өйрәтүне максат итеп куялар, – дип сөйләде лагерьның педагог-оештыручысы Алёна Кудряшова. 
“Айбагыр” этносменасының быелгы программасы тулысынча үзгәртелгән, күп яңалыклар кертелде, дип хәбәр итә оештыру комитеты. Бу хакта «Туганайлар» газетасы сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев