Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Багай мәктәбендә — Тукай бәйрәме: «Тукай безнең йөрәкләрдә»

26 апрель — халкыбызның кадерле улы, бөек сүз остасы Габдулла Тукайның туган көне.

Шул уңайдан Багай башлангыч мәктәбендә «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән тантаналы чара үткәрелде.

Бәйрәм барышында укучылар бөек шагыйрьнең үлемсез шигырьләрен сөйләделәр һәм аның әсәрләренә нигезләнеп ясалган иҗади рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Төсләргә бай презентация аша балалар Тукайның тормыш юлына сәяхәт кылдылар. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле булып, милләтебезнең гимнына әверелгән «Туган тел» җырын бердәм башкару торды.

Бу бәйрәм һәр баланың күңелендә Тукайга карата олы хөрмәт һәм туган телебезгә мәхәббәт хисләре калдырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев