Багай авылындагы почта бүлеге «Кайбыч таңнары», «Кайбицкие зори» газетасына язылу планын һәр яртыеллык саен үтәп бара
Авыл җирлегендә эшләүче почта хезмәткәрләре халыкка газета-журналларны атнага өч тапкыр гына тарата. Багай авылындагы почта бүлегенә чәршәмбе көнне бардык, бу көнне район газетасы да килә. Газета-журналлар төягән почта машинасы килеп җитмәүдән файдаланып, почта хезмәткәрләре белән аралашып алдык.
Әлеге почта бүлеге «Кайбыч таңнары», «Кайбицкие зори» газетасына язылу планын һәр яртыеллык саен үтәп бара.
– Агымдагы елның икенче яртысына да подписка планын үтәдек. План 140 данә газета булса, без аны икегә генә булса да арттыра алдык, – диде почта бүлеге начальнигы Оксана Чиклеева. – Безнең хат ташучылар үз эшләренә җаваплы карый, газетага яздыру буенча да халык күңеленә ачкыч таба белә. Алар, почта тарату белән беррәттән, авылдашларына төрле товарлар да тәкъдим итә, заказларын да үти.
Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова билгеләп үткәнчә, почта хезмәткәрләре җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Кирәк булса, баганалар да агарта, яфраказык та җыя, тирә-юньне чистарту буенча игълан ителгән өмәләрдән дә читтә калмыйлар.
Авыл халкы хат ташучыларны хөрмәт итә, аларны көтеп ала. Ялгыз яшәүчеләр дә аларны гел ачык йөз белән каршылый, рәхәтләнеп авыл, дөнья хәлләре турында сөйләшәләр.
Хат ташучы Любовь Решеткина Колабирде, Арыслан авылларына почта хезмәте күрсәтә. Бу авылларның беренчесендә 17 кеше, икенчесендә 44 кеше район газетасына язылган.
– «Кайбыч таңнары»н бездә көтеп алалар, яратып укыйлар, – диде ул. – Аеруча урта яшьтәгеләр языла. Яшьләр интернетта утыра, әби-бабайларның күзләре начар күрә.
Матбугатны аеруча яратып укучы гаиләләрне дә атап үтте ул. Арысланнан Людмила Родионова гаиләсе ун төрле газета-журнал алдыра. Ә Багайдан Светлана Любавина өч баласына биш төрле газета-журнал яздыра. Салтыйганнан пенсия яшендәге Геннадий Архипов та — иң күп укучыларның берсе. Яңа журнал, газеталарны көтеп алалар.
Үзенең газета укучыларын бәхетле итү өчен, без санап чыгарганча, Любовь Юрьевна көненә ун чакрым юл үтә. Кайбер көннәрдә авылга кадәр машинада кайту бәхете дә елмая аңа. Биредә эшли башлавына 16 ел вакыт узган. Хезмәт хакы азрак булса да, зарланмый, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Авылда яшәүче һәр гаилә турында яхшы белә ул. Оксана Олеговнаның да бу вазифага керешүенә биш ел вакыт үткән.
Салтыйган һәм Арыслан авылларында озак еллар эшләгән хезмәт ветераннары – Татарстан Республикасының атказанган элемтә хезмәткәре Раиса Индюкова һәм Людмила Андреева турында да гел җылы сүзләр генә ишетергә туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев