Байморзада Җиңү көнен билгеләп уздылар
Бүген Байморза авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг булды.
Бу куркыныч афәтне күргән, сугышның эчендә булган ветераннары калмаган инде. 1941 елда Байморзадан 101 кеше фронтка киткән, шуларның 21е генә туган якларына әйләнеп кайткан. Хәзерге вакытта авылда биш тыл хезмәтчәне яши. Бөек Җиңү көне — хатирәләр, сугыш кырында һәлак булган авылдашларны искә алу, нәтиҗәләр ясау көне!
Авыл халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков килгән иде.
Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, укучылар һәм укытучылар, бергә җыелып, геройларны, киләчәгебез өчен гомерләрен биргән, тылда җиңүне якынайту өчен хезмәт куйган кешеләрнең батырлыкларын бер минут тынлык белән искә алды. Соңынан митингта катнашучыларны солдат боткасы белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев