Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Балалар — тормыш чәчәге

Кадерле балалар!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Кадерле балалар! Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Балачак — бәхетле чак, беренче белем һәм ачышлар чоры. Һәр кешенең тормышы мәхәббәт һәм наз, якын кешеләрнең җылылыгы белән тулсын, гаиләдә тынычлык һәм татулык булсын! Балаларның укуда, спортта һәм иҗатта сәләтләрен тормышка ашыру мөмкинлеге булуы куандыра, алар тырышып укый, сәнгать белән мавыга. Аларның күбесе, яшь булуына карамастан, район данын республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә уңышлы яклый. Яшь буынны тәрбияләүгә үз көчләрен кертүчеләргә, ата-аналарга, педагогларга һәм барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга чын гаилә бүләк итүчеләргә аерым рәхмәт.
Яшь кайбычлыларга сәламәтлек, бәхет, тугры дуслар һәм күңелле җәйге ял телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев