Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Балалар ышаныч телефонының үз көне бар

17 майда дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн 2009 елдан бирле уза. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора.

Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш хәлендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ул. 2010 елда Россиядә бердәм балалар ышаныч телефоны (8-800-2000-122) булдырылды. Бу телефоннан Татарстанда яшәүче балаларга психологлар түләүсез аноним хезмәт күрсәтә. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, барлык мәктәпләрдә дә моңа кагылышлы әңгәмәләр үткәрелә. "Полиция балачак сагында" - Россия Эчке эшләр министрлыгы уздыручы акциянең исеме шундый. Бу акция кысаларында, Татарстанда 16 майда 10.00 - 16.00 сәгатькә кадәр 291-25-50 күпканаллы телефон аша балалар ышаныч телефоны эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар ышаныч телефонының үз көне бар