Балаларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы – барыбызга да зур бүләк!
-
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Кадерле балалар һәм хөрмәтле ата-аналар, укытучы-лар, тәрбиячеләр һәм остазлар! Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә! Безнең балалар өчен — ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Без, өлкәннәр өчен, бу көн — балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак яклау өчен барысын да эшлибезме икәнлеген дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең тагын бер кат исенә төшерү көне ул. Балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме — балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булсыннар.
Язмышын авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз.
Кадерле дуслар! Яңадан-яңа уңышларга ирешегез, тирән белем алып, тәрбияле булып, өлкәннәр өчен ышанычлы терәк, туган илебезнең горурлыгы булып үсегез! Күңелле каникуллар сезгә! Бәхетле балачактан якты тәэсирләр алыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев