Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Балаларыбызны сәнгатькә гашыйк итеп, биергә өйрәтүчеләргә чиксез рәхмәтлебез»

Менә инде ничә еллардан бирле безнең Кайбыч районында матур традиция яшәп килә. Безне, ата-аналарны шатландырып, балаларыбыз җыр-биюгә һәвәс булып үсәләр.

 Моның өчен мәктәп укучыларын җыеп-туп¬лап бер йодрык иткән, уңган кызыбыз – район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Рузалит кызы Әбләзовага барыбыз да олы рәхмәтле. Балалар күңеле бик сизгер ул, яхшы белән яманны тиз аера, ә Рамилә Рузалитовна алар күңеленә ачкыч таба белә торган, талантлы, югары оештыру сәләтенә ия, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы тырыш җитәкче. Балаларыбыз район кысаларында үткәрелгән җыр-бию бәйгеләрендә генә катнашып калмый, Казан сәхнәләренә дә юл ала. Алар анда да сынатмый, югары баллар туплап, алдынгы урыннарга күтәреләләр, кыйммәтле бүләкләргә ия булалар.
Район җитәкчелеге дә иҗади конкурсларга битараф түгел, гел ярдәм итеп тора. Ел саен биючеләребезне матур, зәвыклы костюмнар белән тәэмин итүдә район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллинның өлеше зур. Аңа да чын күңелдән рәхмәтлебез. Казан белән Кайбыч юлларын якынайтып, бала-ларыбызны чын сәнгатькә гашыйк итеп, биергә өйрәтүче Татарстанның атказанган артисты Алгиз Мәгъсүм улы Фәйзуллинга рәхмәтебез зур. Әлеге традиция яшәсен, балаларыбыз ул чараларда актив катнашып, район җирле-гендә генә түгел, республика күләмендә дә һаман да зур җиңү яулауларын теләп калабыз.

Ихтирам белән:
«Авыл денс» бию коллективына йөрүче балаларның әти-әниләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев