Балалы гаиләләр июль өчен түләүләр һәм пособиеләрне 3 һәм 5 август көннәрендә алачак
Балалы гаиләләр июль ае өчен тиешле түләүләрне һәм пособиеләрне 3 һәм 5 август көннәрендә алачак.
Бу хакта Россия Социаль фонды МАКСтагы каналында хәбәр итә.
3 августта банк счетларына бердәм пособие һәм эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләү күчереләчәк, дип ачыклык керттеләр фондта.
5 августта ана капиталы акчаларыннан түләү күчереләчәк. Акча көн дәвамында — иртәдән кичкә кадәр күчерелергә мөмкин.
Әгәр гаилә июль өчен түләүне билгеләнгән вакыттан иртәрәк алган булса, киләсе түләү август өчен сентябрьдә башкарылачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев