Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ведомствоара рейдлар үткәрә

Комиссиянең баш белгече Алсинә Кузьмина, полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина, «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Светлана Комочкина һәм янгын сүндерү часте хезмәткәре Әмир Гарифуллин су объектларына рейдка чыкты.

Комиссия вәкилләре суда иминлек кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Ата-аналар һәм опекуннар балаларын сулыклар тирәләрендә күзәтүсез калдырмаска тиеш. Бары тик куркынычсызлык тәэмин ителгән, махсус җиһазландырылган пляжларда гына су коену рөхсәт ителә. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш су керү тыела.

Рейд вакытында профилактика органнары вәкилләре яшүсмерләр белән очрашты. Сулыклар янында үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләштеләр, бу турыда кагыйдәләр язылган буклетлар тараттылар. Мондый рейдлар җәй ахырына кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев