Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бар дөньяны җылытасы иде

«Туган йорт җылысы» акциясенә кушылган барлык авылдашларыма олы рәхмәтемне җиткерәм.

Тамчыдан күл җыела, ди халык. Йөрәк һәм намус кушуы буенча, Мөрәле халкы, бердәм булып, хәрби операциядә яраланган солдатлар өчен махсус бияләй- оекбашлар бәйләде.
Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәмгә бик күп кышкы- жәйге кием-салым китерделәр. Шул ук вакытта акчалата ярдәм бирүчеләрнең акчасына беренчел кирәк яраклар сатып алынды. Аларны аерым кәгазь тартмаларга салып, посылкалар әзерләнде. Акция буенча җыелган әйберләрнең барысы да шушы көннәрдә район үзәгенә тапшырылды. Гуманитар йөкне Кайбыч районыннан алып киттеләр. Анда баручылар сез биргән күчтәнәчләрне, изге-матур теләкләр салынган күңел җылыгызны илтеп, мохтаҗларның җаннарын дәвалап, туңган тәннәрен җылытып, яхшы хәбәрләр белән кайтсыннар иде. Алга таба да шундый игелекле эшләребезне дәвам итү насыйп булсын.
Барлык аналарның ихлас теләге тормышка ашсын, тизрәк сугышлар бетеп, улларыбыз өйләренә исән- сау әйләнеп кайтсын! Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын!

Лилия Минһаҗева, 
Мөрәле авыл җирлегенең
ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев