Бәрлебашы мәктәбе территориясендә «Хәтер бакчасы» акциясе узды
Ул тарихи хәтерне саклау һәм мәктәпне тирәсен тагын да матурлау, яшелләндерүгә юнәлдерелде.
«Хәтер бакчасы» акциясенең төп максаты — Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройлар истәлеген мәңгеләштерү һәм мәктәп территориясендә уңайлы экологик мохит булдыру.
Чара кысаларында укытучылар, 5–9 класс укучылары миләш, алмагач үсентеләре утыртты. Һәр үсенте тынычлык һәм азатлык өчен көрәшүчеләргә рәхмәт, хөрмәт һәм мәңгелек хәтер символы дип билгеләнде.
«Хәтер бакчасы» — ул гади генә агач утырту чарасы түгел. Бу — буыннар бәйләнеше, үткән белән киләчәкне тоташтыручы тере җеп. Яшь агачлар утырту өмәсе үткәреп, укучыларда табигатькә, тарихка сакчыл караш, кече Ватаныбызга мәхәббәт тәрбиялиләр.
Һәр утыртылган агач безгә тынычлык бүләк итүчеләргә рәхмәт хисе белән сугарылган. Вакытлар узу белән, бу бакча мәктәп тирәсенең бизәге генә түгел, ә Ватан сакчылары батырлыгына карата рәхмәт, горурлык һәм хөрмәт саклана торган урынга әверелер. Балалар утырткан агачлар шаулап үсеп китәр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев