Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашында яшәүче Надежда Аннинаның күптәнге хыялы чынга ашты

Өченче сыйныф укучысы Надежда Аннинаның Яңа ел алдыннан күптәнге хыялы чынга ашты. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Рушания Лотфуллина аңа компьютер бүләк итте.

Бәрлебашы мәктәбе директоры Сергей Лазарев белән сөйләшкәндә, Рушания Галимҗановна мөмкинлекләре чикләнгән кызның компьютеры булмавын белеп ала. Ул Надеждага шәхси оргтехникасын тапшырырга була. Тормыш иптәше Фирнат та, кызы Зөһрә дә аның бу игелекле гамәлен хуплый.
Анниннарга бүләкне дә Рушания һәм Фирнат Лотфуллиннар бергәләп илтте. Надежда, әти-әнисе Людмила Ивановна һәм Сергей Николаевич белән бергәләп, кунакларны шатланып каршы алды. Алар арасында Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да бар иде. Ирләр компьютер өстәлен җыю белән мәшгуль булганда, без Надя һәм аның әнисе белән якыннанрак таныштык.
Надежда – бу гаиләдә көтеп алынган өченче бала. Абыйлары инде зурлар: Алексейга 30 яшь, гаиләсе белән Чабаксарда яши. Аның ике баласы бар. Николайга 27 яшь, ул – өч бала атасы. Гаиләсе белән Яшел Үзәндә яши. Туып-үскән нигезләренә кунакка еш кайтып йөриләр. Ярдәм итәргә дә өлгерәләр. Авыл җирендә эшнең беткәне юк. Өстәвенә, әниләре һәрдаим сеңелләрен карау белән мәшгуль. Уку елы башлану белән, Людмила Ивановна һәр көнне Надяны мәктәпкә озата. Аның белән бергәләп түгәрәкләрдә дә шөгыльләнә. Чөнки кызы мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый. Бәхеткә, дәүләт коляска биргән, аның ярдәмендә кыз мәктәпкә дә, түгәрәкләргә дә йөри ала. Сергей Николаевич, машинасына утыртып, хатыны белән кызын мәктәпкә алып бара, дәресләрдән соң өйгә алып кайта. Кызлары укып белем алсын, җәмгыятьтә җайлашсын һәм үзен башкалардан ким тоймасын өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшләгән әти-әнигә сокланмый мөмкин түгел.
– Барлык фәннәр дә диярлек ошый, укырга яратам. Минем бер генә "дүртле"ем бар, математикадан. Калганнар фәннәрдән "бишле", – диде Надя.
Ул укуда гына түгел, бәйгеләрдә дә уңыш яулый. Надежда күп кенә район һәм республика конкурсларында катнаша. Сыйныф җитәкчесе Алсу Әскәрова җитәкчелегендә эшләнмәләр ясап, күптән түгел «Көз мизгелләре» республика конкурсында өченче урынны яулаган. Тырыш кыз педагог Людмила Лазарева алып барган
«Үз кулларың белән тудырган могҗиза» дип аталган иҗат түгәрәгенә йөри.
Әти-әнисе аңа өйдә дә уңайлы шартлар тудырган.
Людмила Ивановна һәм Надяның яраткан шөгыле – кул эшләре. Үзләре бәйләгән уенчыкларны: куян, керпе һәм башка хайваннарны, шулай ук Тукай әкиятләре геройлары коллекциясен безгә дә күрсәттеләр.
Аларның бер дә буш вакыты юк. Людмила Аннина кызына көн саен массаж ясый. Ул аңа үзлегеннән өйрәнгән. Алар барысы да Надяның аякка басачагына ышана.
Шундый бердәм, тырыш һәм кайгыртучан әти-әнисе булуы белән Надя бик тә бәхетле. Кызы туганчы Людмила Ивановна мәктәптә эшләгән: китапханәче дә, вожатый да була. Соңрак агрофирмага урнаша. Сергей Николаевич та оста куллы. Нәрсәгә генә тотынмасын, барысын да булдыра. Иң мөһиме – алар кызларын бик ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев